21 март көнне Явлаштау мәдәният йортында «Без бергә» Республика балалар халык иҗаты фестиваленең муниципаль этабы узды. Фестивальдә белгечләр С.М.Фәтхуллина һәм Д.Ш.Гайнуллина, шулай ук Шәмәрдән мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Акварель» халык бию төркеме катнаштылар. «Акварель» төркеме үзенең иң яхшы хореографик номерларын жюри хөкеменә тәкъдим итеп, матур чыгыш ясады. Фестивальдә катнашу коллективның иҗат тормышында мөһим этап булды һәм балалар халык иҗатын үстерүгә ярдәм итте. «Без бергә» Республика балалар фестиваленең муниципаль этабы нәтиҗәләре соңрак игълан ителәчәк.