20 мартта "Оста куллар" клуб берләшмәсенә йөрүчеләр өчен макраме техникасы буенча гөл чүлмәгенә асма үрү дәресләре башланды.
Билгеле булганча, “Макраме" – бизәнү әйберләре, асылмалар, келәмнәр һәм башка бик күп әйберләр ясау өчен кулланыла торган төеннәр һәм үрү сәнгате. Мастер-класс әзерлекләре төрле дәрәҗәдә булган катнашучыларга: өйрәнчектән алып тәҗрибәле кул эшләре белән шөгыльләнүчеләргә кадәр исәпләнгән. Г.Нәфыйкова катнашучыларга кирәкле үрү күнекмәләренә ия булудагы беренче кыенлыкларны җиңәргә өйрәтте һәм булышты. Дәрес осталарга иҗатның мавыктыргыч дөньясына чумарга мөмкинлек биргән җылы, уңайлы атмосферада узды.