21 март көнне Лесхоз мәдәният йорты каршындагы "Сәйлән" театр түгәрәге артистлары "Ләйсән" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә «Дус булык без мәңгегә» музыкаль-театральләштерелгән әкиятен сәхнәләштереп куйдылар. "Сэйлэн" театр түгәрәге төрле яшьтәге балаларның иҗади берләшмәсе үзәге булып тора. Шуңа күрә аларны күзәтү икеләтә кызык.
Әкияти декорацияләр, матур күңелле музыка һәм кызыклы әкият тамашачыларыбызны сокландырды. Әкияттә катнашучыларның барысы да янып торган, матур театр костюмнары кигән иде. Артистлар үзләренең искиткеч уеннары белән театр сәнгатенең гүзәллеген күрсәттеләр, театрның үзенчәлекле атмосферасын тудырдылар. Балалар геройларны бик рәхәтләнеп күзәттеләр.
Һичшиксез, спектакль тамашачыларга бик ошады һәм артистлар лаеклы бүләк – көчле алкышлар алдылар!!!
Соңыннан тәрбиячеләр мәдәният хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләрен җиткерделәр, киләчәктә уңышлар теләделәр һәм яңадан матур спектакльләр белән балалар бакчасына килүләрен теләп калдылар.