«Танец – язык души» мастер-классы

2025 елның 21 марты, җомга

21 март көнне Шәмәрдән мәдәният йортында яшьләр өчен «Танец – язык души» мастер-классы үткәрелде. Биредә һәркем яңа хәрәкәтләргә өйрәнә алды, музыка ритмын тоеп, бию потенциалын ача алды. Хореограф үзенең белемнәре белән уртаклашты һәм һәркемгә бию дөньясына чумарга ярдәм итте. Укучылар матур хәрәкәт итәргә өйрәнеп кенә калмадылар, сәламәтлекләрен ныгыттылар, җитезрәк һәм энергиялерәк булдылар. Мастер-класс һәркемгә күңел күтәренкелеге һәм позитивлык алырга ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International