Шекше мәдәният йортында һәм авыл китапханәсендә «Май чабу коймагы» дип исемләнгән танып–белү программасы үткәрелде. Май чабу- борынгы славян халык бәйрәмнәренең берсе, ул хәзер дә билгеләп үтелә. Тантана атна буе дәвам итә, бу көннәрдә коймак пешерәләр, кышны озатып, язны каршылау өчен карачкы яндыралар. Барлык хуҗабикәләрнең дә үз коймак рецепты булган, коймак өчен камырны сөттән генә түгел, ә ачыткыдан яки судан да ясаганнар. Мәдәният хезмәткәрләре май чабу атнасы 2025 елда кайчан башланганын сөйләделәр, шулай ук бәйрәмнең тарихын һәм традицияләрен искә төшерделәр. Катнашучылар шулай ук коймак белән сыйландылар.