Бөек Ватан сугышында җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү чаралары башланды. Геройларны искә алу максатыннан "Җиңү тәрәзәләре" акциясе үткәрелә. 2 май көнне Югары Шытсу мәдәният йорты һәм китапханәсе дә бу Бөтенроссия акциясенә кушылды. Мәдәният хезмәткәрләре балалар белән тәрәзәләрне Бөек Җиңү символлары: мәңгелек ут, салют, күгәрченнәр белән бизәделәр.