«Нурлы Рамазан»

2025 елның 21 марты, җомга

21 март көнне Эзмә мәдәният йортында изге Рамазан аенда «Нурлы Рамазан» исемле зур Ифтар мәҗлесе узды. Очрашуда Лесхоз бистәсенең имам хатибы Әхмәт Сафин катнашты. Кичә барышында халык алдында вәгазьләр яңгырады, ә вәгазь кешене кеше итә торган сыйфатларга багышланды. Бу чарага исламдагы мөһим вакыйга турында белемнәрен тирәнәйтү белән кызыксынучы бик күп дин тотучылар җыелды. Очрашу мөселманнар өчен аралашу, белем күтәрү генә түгел, күңелле вакыт үткәрү чарасы да булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International