ЯҢАЛЫКЛАР


8
июль, 2023 ел
шимбә

8 июль  көнне, "Гаилә, мәһәббәт һәм тугрылык" көне уңаеннан, Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы”  проекты кысаларында, Керәнне авыл клубы мөдире, “Яшьлегем эзләре буйлап, тагын бер узыйм әле!” дип исемләнгән ял кичәсе оештырды. Авылның һәр урамыннан гармунчыларга кичке уенга җыелучы авылдашлар кушылды. Кунаклар бер-берсен сәламләгәннән соң, татарча биюләр белән бәйрәм башланды. "Наза", "Гөлбану", "Капкалы", "Түбәтәй", "Йолдыз санау", "Йөзек салыш", “Сәлим-Сәлимә”  кебек татар фольклор уеннары бәйрәмнең йөзек кашы булдылар . Айлы кич, күмер самавырыннан коймак һәм баллап чәй эчү белән дәвам итте. Барысы да рәхәтләнеп учак колендә  пешерелгән бәрәңге белән сыйландылар, бәйрәмнән алган тәэсирләре белән уртаклаштылар.  Кичә гармунга кушылып  күмәк  җырлар һәм биюләр белән тәмамланды. Катнашучылар оештыручыларга  сыйныфташлары, дуслары белән очраштырган өчен һәм истә калырлык ял кичәсе өчен рәхмәтләрен белдерделәр.

Тэги: Керәнне авыл клубы

7
июль, 2023 ел
җомга

7 июль көнне  Керәнне  авыл клубы мөдире балалар белән "Имин җәй"темасына аңлату әңгәмәсе үткәрде. Балалар белән бергә "Исәнме ямьле җәй -  куркынычсыз җәй! ". Эш барышында сөйләшү тиеш булмаган урыннарда учак  кабызу, шырпы  белән уйнау бик күңелсез  китерергә мөмкинлеге  турында барды. Клуб мөдире сулыклар  янында үзеңне ничек тотарга, гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта нинди телефон аша шалтыратырга кирәклеген искәртте. Алга таба әңгәмә экологик культура һәм табигатькә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләүгә юнәлдерелде. Сүз,  табигатьне һәм аның ресурсларын ничек сакларга, кеше әйләнә-тирә мохиткә нинди йогынты ясый һәм планетабызны  саклап калу өчен нәрсә эшләргә кирәклеге турында барды. Чарада катнашучылар алган белемнәрен "Табигатьне сакла" кисәтү билгеләре рәсемнәре ясап  ныгыттылар.  Җәйге каникулларның тагын бер көне файдалы узды

Тэги: Керәнне авыл клубы

5
июль, 2023 ел
чәршәмбе

Гаилә -  тормышыбызда һәрберебез өчен иң мөһиме. Гаилә - якын кешеләр, без эчкерсез яраткан, үрнәк алган, кайгыртып яшәгән  кешеләр. 8 июль -  бик якты бәйрәм – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Шуңа бәйле рәвештә, Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында, 5 июльдә Керәнне  авыл клубында "Минем тату  гаиләм" дип исемләнгән балалар рәсемнәре конкурсы узды. Балалар рәсем ясаганда, клуб мөдире алар белән гаилә традицияләре турында әңгәмә корды. Гаилә традицияләре - бу гаиләдә кабул ителгән нормалар, тәртипләр, гореф-гадәтләр һәм карашлар.  Бу традициялар буыннан-буынга тапшырыла. Балалар гаиләләрендә кабул ителгән гореф-гадәтләр турында бик теләп сөйләделәр. Мондый чаралар гаиләгә, якын кешеләргә мәхәббәт тәрбияләүгә һәм гаилә традицияләрен хөрмәт итәргә өйрәтә.

Тэги: Керәнне авыл клубы

2
июль, 2023 ел
якшәмбе

 2 нче июль көнне Керәнне авылында ачык һавада үзешчәннәр көче белән әзерләнгән “Авылда яшәү рәхәт!” дип исемләнгән концерт булып узды. Тамашачылар һәр чыгышны җылы кабул иттеләр һәм артистларны көчле алкышларга күмделәр, кабат сорап җырлаттылар. Артистлар да тамашачыларга үзләренең энергиясен кызганмадылар - дәртле эстрада җырларын баянга кушылып җырланган татар халык көйләре алыштырды. Гитарага кушылып башкарылган җырларны тамашачы аеруча яратты. Күп кенә җырларны тамашачылар җырчыларга кушылып җырладылар. Авыр хезмәт көненнән соң арыган авыл халкы рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты. Иске Мичән мәдәният йорты белән берлектә әзерләнгән концерт программасын дискотека алыштырды. Очрашу тәмамлангач тамашачылар, матур кичке ял бүләк иткән  оештыручыларга һәм артистларга рәхмәт әйтеп, күтәренке кәеф белән өйләренә таралыштылар.

Тэги: Керәнне авыл клубы

1
июль, 2023 ел
шимбә

1 июль көнне  Керәнне авыл клубы мөдире табигатькә  «Туган табигатьнең гүзәл  почмаклары» дип исемләнгән  эскурсия оештырды. Әлеге чараның максаты туган табигатькә мәхәббәт һәм сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү, шулай ук җәйге каникуллар вакытында укучыларның актив ялын оештыру иде. Табигатькә экскурсияләр балаларга экологик тәрбия бирүнең мөһим өлеше булып тора. Табигать кочагында  балалар һәм аларның әти-әниләре кошлар сайравын тыңладылар, туган авылның  матурлыгына биеклектән сокландылар, җир җиләге белән сыйландылар, каен  миллекләре, мәтрүшкә, ромашка җыйдылар. Балалар  һзләрен кызыксындырган күпсанлы сорауларына җаваплар   алдылар, бөҗәкләрне күзәттеләр, гербарий өчен  яфраклар, чәчәкләр җыйдылар. Экскурсия файдалы һәм күңелле булды.  Минемчә, табигать белән мондый очрашулар эзсез үтми, чөнки табигать, игелекле ана буларак, безне тәрбияли һәм  рухи үсешебезгә тәэсир итә.

Тэги: Керәнне авыл клубы

22
июнь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

22 июньдә, Хәтер һәм кайгы көнендә, кич белән Керәнне авылы халкы 82 ел элек Фашист Германиясенең хыянәтче һөҗүмен кире каккан Совет сугышчылары  истәлегенә шәмнәр кабыздылар, шуның белән Бөек Ватан сугышы фронтларында һәлак булган якташларын хөрмәтләделәр. Геройларга хөрмәт күрсәтергә килгән битараф булмаган авылдашлар обелиск янына кыр чәчәкләре салдылар һәм һәлак булган сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Чара барышында авыл клубы мөдире сугышның аяусыз һәм җимергеч рәхимсезлеге, рус халкының Җиңү өчен түләгән бәясе һәм тарих дәресләрен истә калдыру кирәклеге турында сөйләде. Бөек сугыш турында хәтер беркайчан да үлмәячәк, киләчәк буыннарга күчәчәк.  Беркем дә онытылмаячак, бернәрсә дә онытылмаячак.

 

 

Тэги: Керәнне авыл клубы

21
июнь, 2023 ел
чәршәмбе

21 июньдә Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында Керәнне авыл клубында «Күңел җылысы -  игелектән "  дип исемләнгән гаилә ял кичәсе уздырылды. Мондый чаралар балаларга җәмгыятьтә, гаилә системасында үз урыннарын билгеләргә, буыннар арасындагы үзара бәйләнешне, ата-аналарга карата ихтирамлы мөнәсәбәтне өйрәнергә ярдәм итә. Гаилә традицияләрен саклау, гаиләнең ролен ныгыту,  абруен күтәрү, уртак ял итү эшчәнлеген оештыру максатыннан үткәрелгән чарада балалар һәм ата-аналар кичне күңелле  шартларда рәхәтләнеп үткәрделәр.” Мики-маус”  катнашучыларның ял киче  күңелле узсын өчен тырышты. Программа үз эченә күчеп йөрүче уеннарны, музыкаль һәм интеллектуаль конкурсларны берләштерде. Балалар һәм аларның әти-әниләре үз кичне күңелле үткәрделәр. Программа ахырында иң активлары призлар алды. Балаларның әти-әниләренә, кече һәм олы абыйларына һәм апаларына карата ихтирамлы мөнәсәбәтен күрү кәңелгә рәхәтлек өстәде.

Тэги: Керәнне авыл клубы

20
июнь, 2023 ел
сишәмбе

20 июньдә Мичән  гомуми белем бирү мәктәбе каршында оештырылган ял лагере укучылары Керәнне  авыл клубына экскурсия ясадылар. Клуб мөдире  Мичән авыл китапханәсе белән берлектә балалар өчен “Халкыбызнын мили уеннары” дип исемләнгән  чара үткәрде. Чара башында татар халкының гореф-гадәтләре һәм йолалары тарихы белән таныштырдылар. Мичән авыл китапханәсе мөдире «Татар халык уеннары»  китап күргәзмәсен тәкъдим итте һәм китапларга җентекле күзәтү ясады. Аннары кунаклар фольклор уен сәгатендә катнаштылар һәм татар халык уеннары “Наза”,”Биш пар" уйнадылар. Очрашу җылы һәм күңелле булды, кунаклар да, оештыручылар да канәгать калдылар. Халык уеннары - татар халкының иң яхшы традицияләренең берсе һәм балаларны милли тәрбияләүнең аерылгысыз өлеше.

Тэги: Керәнне авыл клубы

18
июнь, 2023 ел
якшәмбе

Керәнне авыл клубы мөдире,  балаларның җәйге ялын файдалы һәм күңелле үткәрү максатыннан  балалар белән балык тоту ярышы оештырылды. Беренче карашка, балык тотуның әллә ни хикмәте юк та сыман. Кармагыңны суга ташла да, сабыр гына көт. Әмма теләсә кемгә эләкми балык галиҗәнәпләре... Сере нидә икән соң бу галәмәтнең? Менә шул серне чишәргә балык тотарга җыелдык. Малайлар һәм кызлар кармаклар  алып табигатьнең матур почмагына урнашкан күл буена  балык тотарга килделәр. Бер-бер артлы кармакка балык эләгеп кенә торды. Бер балыкчы да балык каптырмыйча калмады. Һәркем үзенчә тырышты, барысынада балык тоту ошады.
Ахырдан  иң беренче балыкны тоткан балыкчыны,иң күп балык тоткан балыкчыны, иң кечкенэ балык тоткан балыкчыны, иң оста балыкчыны билгеләдек.
Чын-чынлап, балык тотудан да яхшы ял юк. Иң ләззәтле, иң бәхетле мизгелләр, минутлар, сәгатьләр! Табигать чын мәгънәсендә могҗиза бит ул, һәр адәм баласы нәкъ шул табигатьнең аерылгысыз бер өлеше бит.  

 

Тэги: Керәнне авыл клубы

15
июнь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Милли  орнамент соңгы елларда икенче сулыш алган кебек. Нәкъ менә шушы орнаментлар һәм үрнәкләр гади кешене татар халкының матди мирасы белән таныштыруның үзенчәлекле юлы булып тора. 15 июньдә Керәнне авыл клубында Мичән авыл китапханәсе белән берлектә телефон тышлыкларын милли орнамент белән бизәү буенча "Татар халкының милли бизәкләре" дип исемләнгән  мастер-класс уздырылды. Чара башында китапханәче балаларга “Халкыбызның милли бизәкләре” дигән китап күргәзмәсен тәкъдим итте, балаларны халкыбызның милли бизәкләре белән таныштырды. Чарада балалар татар халык сәнгате, татар милли орнаменты белән таныштылар, орнаментның әһәмиятен ачтылар, аның үзенчәлекләре белән таныштылар. Чара барышында алынган белемнәрне кулланып, үз телефон тышлыкларын татар милли бизәкләре белән бизәделәр. Чара бизәк ясарга һәм өйрәнергә генә түгел, ә милли мәдәният белән якыннанрак танышырга мөмкинлек бирде. Бүгенге чара аз гына булса да милли  тәрбиягә ярдәм итәр дип уйлыйбыз

Тэги: Керәнне авыл клубы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International