20 июньдә Мичән гомуми белем бирү мәктәбе каршында оештырылган ял лагере укучылары Керәнне авыл клубына экскурсия ясадылар. Клуб мөдире Мичән авыл китапханәсе белән берлектә балалар өчен “Халкыбызнын мили уеннары” дип исемләнгән чара үткәрде. Чара башында татар халкының гореф-гадәтләре һәм йолалары тарихы белән таныштырдылар. Мичән авыл китапханәсе мөдире «Татар халык уеннары» китап күргәзмәсен тәкъдим итте һәм китапларга җентекле күзәтү ясады. Аннары кунаклар фольклор уен сәгатендә катнаштылар һәм татар халык уеннары “Наза”,”Биш пар" уйнадылар. Очрашу җылы һәм күңелле булды, кунаклар да, оештыручылар да канәгать калдылар. Халык уеннары - татар халкының иң яхшы традицияләренең берсе һәм балаларны милли тәрбияләүнең аерылгысыз өлеше.