7 июль көнне Керәнне авыл клубы мөдире балалар белән "Имин җәй"темасына аңлату әңгәмәсе үткәрде. Балалар белән бергә "Исәнме ямьле җәй - куркынычсыз җәй! ". Эш барышында сөйләшү тиеш булмаган урыннарда учак кабызу, шырпы белән уйнау бик күңелсез китерергә мөмкинлеге турында барды. Клуб мөдире сулыклар янында үзеңне ничек тотарга, гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта нинди телефон аша шалтыратырга кирәклеген искәртте. Алга таба әңгәмә экологик культура һәм табигатькә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләүгә юнәлдерелде. Сүз, табигатьне һәм аның ресурсларын ничек сакларга, кеше әйләнә-тирә мохиткә нинди йогынты ясый һәм планетабызны саклап калу өчен нәрсә эшләргә кирәклеге турында барды. Чарада катнашучылар алган белемнәрен "Табигатьне сакла" кисәтү билгеләре рәсемнәре ясап ныгыттылар. Җәйге каникулларның тагын бер көне файдалы узды