“Балыклы сәяхәт”

2023 елның 18 июне, якшәмбе

Керәнне авыл клубы мөдире,  балаларның җәйге ялын файдалы һәм күңелле үткәрү максатыннан  балалар белән балык тоту ярышы оештырылды. Беренче карашка, балык тотуның әллә ни хикмәте юк та сыман. Кармагыңны суга ташла да, сабыр гына көт. Әмма теләсә кемгә эләкми балык галиҗәнәпләре... Сере нидә икән соң бу галәмәтнең? Менә шул серне чишәргә балык тотарга җыелдык. Малайлар һәм кызлар кармаклар  алып табигатьнең матур почмагына урнашкан күл буена  балык тотарга килделәр. Бер-бер артлы кармакка балык эләгеп кенә торды. Бер балыкчы да балык каптырмыйча калмады. Һәркем үзенчә тырышты, барысынада балык тоту ошады.
Ахырдан  иң беренче балыкны тоткан балыкчыны,иң күп балык тоткан балыкчыны, иң кечкенэ балык тоткан балыкчыны, иң оста балыкчыны билгеләдек.
Чын-чынлап, балык тотудан да яхшы ял юк. Иң ләззәтле, иң бәхетле мизгелләр, минутлар, сәгатьләр! Табигать чын мәгънәсендә могҗиза бит ул, һәр адәм баласы нәкъ шул табигатьнең аерылгысыз бер өлеше бит.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International