Гаилә - тормышыбызда һәрберебез өчен иң мөһиме. Гаилә - якын кешеләр, без эчкерсез яраткан, үрнәк алган, кайгыртып яшәгән кешеләр. 8 июль - бик якты бәйрәм – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Шуңа бәйле рәвештә, Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында, 5 июльдә Керәнне авыл клубында "Минем тату гаиләм" дип исемләнгән балалар рәсемнәре конкурсы узды. Балалар рәсем ясаганда, клуб мөдире алар белән гаилә традицияләре турында әңгәмә корды. Гаилә традицияләре - бу гаиләдә кабул ителгән нормалар, тәртипләр, гореф-гадәтләр һәм карашлар. Бу традициялар буыннан-буынга тапшырыла. Балалар гаиләләрендә кабул ителгән гореф-гадәтләр турында бик теләп сөйләделәр. Мондый чаралар гаиләгә, якын кешеләргә мәхәббәт тәрбияләүгә һәм гаилә традицияләрен хөрмәт итәргә өйрәтә.