Милли орнамент соңгы елларда икенче сулыш алган кебек. Нәкъ менә шушы орнаментлар һәм үрнәкләр гади кешене татар халкының матди мирасы белән таныштыруның үзенчәлекле юлы булып тора. 15 июньдә Керәнне авыл клубында Мичән авыл китапханәсе белән берлектә телефон тышлыкларын милли орнамент белән бизәү буенча "Татар халкының милли бизәкләре" дип исемләнгән мастер-класс уздырылды. Чара башында китапханәче балаларга “Халкыбызның милли бизәкләре” дигән китап күргәзмәсен тәкъдим итте, балаларны халкыбызның милли бизәкләре белән таныштырды. Чарада балалар татар халык сәнгате, татар милли орнаменты белән таныштылар, орнаментның әһәмиятен ачтылар, аның үзенчәлекләре белән таныштылар. Чара барышында алынган белемнәрне кулланып, үз телефон тышлыкларын татар милли бизәкләре белән бизәделәр. Чара бизәк ясарга һәм өйрәнергә генә түгел, ә милли мәдәният белән якыннанрак танышырга мөмкинлек бирде. Бүгенге чара аз гына булса да милли тәрбиягә ярдәм итәр дип уйлыйбыз