“Яшьлегем эзләре буйлап, тагын бер узыйм әле!” кичке уен.

2023 елның 8 июле, шимбә

8 июль  көнне, "Гаилә, мәһәббәт һәм тугрылык" көне уңаеннан, Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы”  проекты кысаларында, Керәнне авыл клубы мөдире, “Яшьлегем эзләре буйлап, тагын бер узыйм әле!” дип исемләнгән ял кичәсе оештырды. Авылның һәр урамыннан гармунчыларга кичке уенга җыелучы авылдашлар кушылды. Кунаклар бер-берсен сәламләгәннән соң, татарча биюләр белән бәйрәм башланды. "Наза", "Гөлбану", "Капкалы", "Түбәтәй", "Йолдыз санау", "Йөзек салыш", “Сәлим-Сәлимә”  кебек татар фольклор уеннары бәйрәмнең йөзек кашы булдылар . Айлы кич, күмер самавырыннан коймак һәм баллап чәй эчү белән дәвам итте. Барысы да рәхәтләнеп учак колендә  пешерелгән бәрәңге белән сыйландылар, бәйрәмнән алган тәэсирләре белән уртаклаштылар.  Кичә гармунга кушылып  күмәк  җырлар һәм биюләр белән тәмамланды. Катнашучылар оештыручыларга  сыйныфташлары, дуслары белән очраштырган өчен һәм истә калырлык ял кичәсе өчен рәхмәтләрен белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International