Музыка бөтен дөньяны рухландыра, җанны канатлар белән тәэмин итә, хыялның очуына ярдәм итә; музыка бар булган нәрсәгә тормыш һәм күңел ачу бирә. Аны бөтен гүзәллекнең һәм бөтен бөеклекнең гәүдәләнеше дип атарга мөмкин. Бүген Өтернәс авыл клубында Республика Конституциясе көнен бәйрәм итү кысаларында "Мин җанымны музыка белән дәвалыйм" дип аталган музыкаль кунак бүлмәсе узды, анда катнашучылар күңелле ял иттеләр, яраткан җырларын тыңладылар, аларны башкара алдылар һәм музыкаль викторинада, халык уеннарында катнаштылар.
«Тәмле эш - Пешекче һөнәре» - шундый исем астында, пешекче көне уңаеннан, Өтернәс авыл клубында мастер-класс узды. Катнашучылар рәхәтләнеп кышка нинди эшләнмәләр ясаулары турында сөйләделәр, фикер алыштылар, салфеткаларны җыю - элегант композицияләр ясау, кечкенә бутербродлар, камыр ризыклары, чүпрәсез камырдан бизәкләр әзерләү турында сөйләштеләр һәм ахырда салат әзерләделәр. Мастер-класс дустанә һәм илһамландыргыч булды, катнашучылар уңай хис-кичерешләр алды.
17 октябрь көнне Өтернәс авыл клубында «Өстәл уеннары» уен программасы үтте. Бу чарада катнашучылар үзләренең җитезлекләрен күрсәтеп, үзләренә һәм көндәшләренә чын ярыш оештырдылар. Һәрвакыт өстәл уеннары иң катлаулыларның берсе булып саналды һәм уенчыларны иң катлаулы, гадәти булмаган хәлләрдән чыгу юлын табарга мәҗбүр итте, ләкин катнашучылар сынатмадылар, барысы да вакытларын файдалы, кичләрен күңелле уздырдылар.
13 октябрьдә, якынлашып килүче Әтиләр көне алдыннан, Өтернәс авыл клубында "Уйлап бел!"интеллектуаль уены үтте. Уен барышында командалар үзара ярышып, зур кызыксыну белән катнаштылар һәм сорауларга җавапны җиңел таптылар. Уен концерт номерлары белән аралашып барды. Күңелле җырлар, мавыктыргыч уен - барысы да бәйрәм рухы һәм җыелганнарның кәефен күтәрде.
6 сентябрь көнне Өтернәс авыл клубы мәдәният хезмәткәрләре "Туган авылымның көзге юллары буйлап" дип исемләнгән экскурсия оештырдылар. Сәяхәт вакытында авылдашлар белән тарих эзләрен саклаган Калатау тавында булдык, табигатьнең матурлыгына сокланып карадык, Чын күңелдән ял иттек: пикник оештырдык, күңел ачтык, шаярдык, җырлар җырладык, истәлеккә фотога төштек. Никадәр шатлык, көлү булды! Барысы да бик канәгать калды, уңай хис-кичерешләр алды.
Өлкәннәр көне — үзенчәлекле бәйрәм! Олыларны хөрмәт итү бәйрәме.
1 октябрь көнне Өтернәс авыл клубында Өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм программасы узды. Бәйрәм дәвамында өлкәннәр үз адресларына чын күңелдән теләкләр ишеттеләр, үзешчәннәр. Эзмә мәдәният йорты, Пүкәл авыл клубы мәдәният хезмәткәрләре башкаруында матур җырлар яңгырады. Чәй табыны янында алар рәхәтләнеп аралаштылар, яшь чакларын искә төшерделәр. Бәйрәм атмосферасы беркемне дә битараф калдырмады. Булган борчу - мәшәкатъләрне турында онытып һәм күңелләре белән ял итеп, барысы да бик күп уңай хис-кичерешләр алды.
Авылның иң матур һәм игелекле йолаларының берсе – капка төбендә кич утыру. Халкыбызның матур гадәтен югалмау максатыннан, бүген Өтернәс авыл клубы кич утыру оештырды. Нурия апа йортының капкасы төбенә өлкән яшьтәгеләр дә, балалар да җыелды. Ул урамга эскәмияләр алып чыкты, матур чәчәкләрне чүлмәкләргә урнаштырды. Катнашучылар кичне рәхәтләнеп үткәрделәр. Халык уеннары уйнадык, рәхәтләнеп биедек, шигырьләр тыңладык, җырлар җырладык. Бу чара халыкка ошады.
6 сентябрьдә Өтернәс авыл клубында "Күңелле эстафеталар" - спорт программасы үткәрелде. Командаларга йөгерү, сикерү, туп һәм кыршау белән мавыктыргыч конкурслар тәкъдим ителде һәм алар сораулар минутында катнаштылар, Сәламәтлек һәм спорт турында табышмакларга җаваплар бирделәр. Чарада ни өчен яшьтән үк физик культура белән шөгыльләнергә, чыныгырга һәм шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә кирәклеге турында сөйләштеләр. Катнашучылар ярышларда зур активлык күрсәттеләр, бер-берсенә яхшы кәеф һәм аралашу шатлыгы бүләк иттеләр..
Концертлар һәрвакыт кызыклы: бу авыл халкы белән аралашу мөмкинлеге дә, шулай ук үзеңнең иҗади сәләтләреңне күрсәтү мөмкинлеге дә. 31 июль көнне Өтернәс авыл клубы янында «Җәйге җылы, җырлы кич» дип исемләнгән җәйге урам концерты булып узды. Шәмәрдән мәдәният йорты, "Акварель" халык бию коллективы (җит. Хуҗин А.И.), Эзмә, Кызыл Мишә авыл мәдәният йортлары мәдәният хезмәткәрләренең, үзешчәннәрнең чыгышлары тамашачыларны матур башкарулары белән сокландырды. Концерт бай эчтәлекле, якты һәм күңелле булды! Тамашачылар уеннарда рәхәтләнеп катнаштылар, ял иттеләр, җырладылар, көлештеләр, артистларны көчле алкышлар белән хупладылар. Концерт ахырында авыл халкы артистларга уңай эмоцияләр өчен рәхмәт белдерде һәм яңа иҗади уңышлар теләде.
6 июльдә, «Гаилә елы» кысаларында, Өтернәс авыл клубы хезмәткәрләре табигатьтә «Бергә булу – нинди бәхет!» дип исемләнгән, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган чара уздырды. Күңелле ритмнар астында, гаиләләр командаларга төрле уеннар уйнадылар һәм төрле ярышларда катнаштылар. Очрашуда катнашучылар бәхетле гаилә тормышы серләре белән уртаклаштылар. Чара дискотека белән дәвам итте. Бәйрәм күңелле үтте.