Тулы канлы тормыш белән яшәү, аның һәр мизгеленнән ләззәт алу өчен сәламәт булу бик мөһим. Сәламәтлек - ул дөрес туклану, даими физик күнегүләр, гигиена үтәү нәтиҗәсе. 30 январь көнне Өтернәс авыл клубында Эзмә ФАПы фельдшеры З.Р.Садриева белән очрашу оештырылды. Файдалы әңгәмәдә катнашучылар сәламәт яшәү рәвешенә үз мөнәсәбәтләрен белдерделәр, сәламәтлек рецептлары белән уртаклаштылар. Авыруларны халык чаралары, үләннәрдән ясалган эремчекләр һәм төнәтмәләр белән дәвалауның үз мисалларын китерделәр. Программа ахырында катнашучыларга дару үләннәреннән төрле чәй тәкъдим ителде.