Җиңү көненең 80 еллыгы уңаеннан, Өтернәс авылында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашучыларга багышланган обелискны ачу тантанасы булды. Бу көн авыл халкы өчен мөһим вакыйгага әверелде. Тантаналы чарада Эзмә авыл җирлеге башлыгы Р.Г. Әхмәтовтан котлау сүзләре яңгырады, шулай ук үзләренең котлаулары белән Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары - икътисад бүлеге начальнигы М. М. Баһманов; "Игенче" ҖЧҖ җитәкчесе А. З. Зарипов, Эзмә урта мәктәбе директоры З. Ф. Гыйбадуллин чыгыш ясадылар. Концерт программасында сугыш еллары, Җиңү җырлары, үзешчәннәр башкаруында биюләр яңгырады. Чарада катнашучылар һәлак булган батырларны бер минут тынлык белән искә алдылар, чәчәкләр салдылар, ата-бабаларыбызның ныклыгы, батырлыгы белән горурландылар.