Яз җылы кояш, күңел күтәренкелеге һәм шатлыклы бәйрәмнәр белән бергә килде. Язның беренче бәйрәме — Халыкара хатын-кызлар көне булуы бик шатлыклы. 8 март көнне Өтернәс авыл клубында шушы көнгә багышлап “Язгы солянка” концерт булып узды. Бәйрәм программасы тәкъдим ителде, анда авылыбызның Лесная һәм Тукай урамнарында яшәүче үзешчәннәр башкаруында күңелле җырлар, биюләр, шаярту күренешләре яңгырады. Күңелле номерлар белән бәйрәм сизелмичә дә үтте. Тамашачылар канәгать калдылар. Концертта катнашучылар тамашачылардан күңелле чара һәм бәйрәмнең җылы атмосферасы өчен күп рәхмәт сүзләре алдылар.