«Туган як сукмаклары буйлап»

2025 елның 16 апреле, чәршәмбе

Һәр районның җаны бар, һәм бу - музейлар, алар бөртекләп тарих җыялар һәм аны саклыйлар, кешеләргә үз тамырларын белергә ярдәм итәләр, онытырга ярамаган гаҗәеп хәлләр турында сөйлиләр. 16 апрельдә, Өтернәс авыл клубы мөдире ял клуб берләшмәләрендә катнашучылар өчен, Саба туган якны өйрәнү музеена культпоход оештырды. Катнашучылар рәхәтләнеп сөйләгәнне тыңладылар, экспонатларны кызыксынып карадылар, бертавыштан мондый экспозиция проектларын үткәрүнең хәзерге вакытта бик кирәк булуын, күргән экспонатларның зур тәэсирләр калдыруларын әйттеләр. Шулай ук район китапханәсендә, Тукай паркында да булып, яңалыклар белән таныштылар. Экскурсиядән катнашучылар яңа тәэсирләр һәм яхшы кәеф белән кайттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International