«Халкыбызның гореф – гадәтләрен саклыйк»

2024 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

Һәр халыкның мәдәнияте, буыннан-буынга тапшырыла торган кыйммәтләре белән танышырга мөмкинлек бирә торган йолалары бар. Гореф-гадәтләр белән алмашып, халыклар бер-берсен баета. 28 ноябрь көнне Өтернәс авыл клубында «Аулак өй» ял клуб берләшмәсенә йөрүчеләр өчен «Халык йолаларын саклыйк» фольклор сәгате үткәрелде. Филиал мөдире бәйрәм йолалары, хатын-кызның бизәнү әйберләре, киееме, милли бизәкләр белән таныштырды, викторина үткәрде. Катнашучылар табышмакларны чишүдә, тапкырлыкта актив катнаштылар, фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International