30 март көнне Өтернәс авыл клубында "Нәүрүз" бәйрәме узды. Бу көнне кешеләр чын күңелдән күңел ачтылар, яз килүгә шатландылар, Нәүрүзбикәне каршыладылар. Яз бәйрәме милли җырлар, биюләр, спорт ярышлары һәм күңелле уеннар белән дәвам итте. Кунакларның барысы да тәмле ботка, коймак һәм хуш исле чәй белән сыйландылар. Чара бәйрәм рухы һәм яхшы кәеф тудырды.