Буыннан-буынга һәр кеше өчен әни-тормышта иң мөһим кеше. Елдан-ел бу бәйрәм безнең йортларга ныграк керә бара. Әниләр көне-җылы, ихлас бәйрәм. 23 декабрь көнне Өтернәс авыл клубында Әниләр көненә багышланган «Могҗизалар кыры»уены рәвешендә бәйрәм чарасы үткәрелде. Кичәдә әниләр тапкырлык, зирәклек белән ярыштылар. Өч турда Мифтахова Зөлфирә, Зәйнуллина Әдилә, Шәйхетдинова Гөлназ җиңүче булдылар. Ә финал уенында Зәйнуллина Адилә җиңде. Катнашучыларның күңелле җырлары, матур шигырьләре, юморы кичәне бизәде. Уен ахырында барлык катнашучыларга бүләкләр тапшырылды. Бәйрәмнең икенче өлеше чәй эчеп дәвам итте.