Мөселман хатын-кызы өчен яулык - аның киеменең мәҗбүри атрибуты, төп бизәге. Дөрес бәйләнгән яулык дин йолаларын бозмаска һәм матур, заманча хатын-кыз булып күренергә мөмкинлек бирә. Бүген Өтернәс авыл клубында хатын-кызлар өчен яулык бәйләү буенча мастер-класс үткәрелде. Эльмира Моратова безне энәсез яулык бәйләү ысуллары белән таныштырды, һәр катнашучы үзләштерә ала торган серләрне ачты. Теләк кенә кирәк. Үз эшенең остасы кулы белән тудырылган образлар безнең һәрбер сөйкемле ханымның күңеленә хуш килде. Чыннан да, бик матур һәм гади!