ЯҢАЛЫКЛАР


12
сентябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Авылның иң матур һәм игелекле йолаларының берсе – капка төбендә кич утыру. Халкыбызның матур гадәтен югалмау максатыннан, бүген Өтернәс авыл клубы кич утыру оештырды. Нурия апа йортының капкасы төбенә өлкән яшьтәгеләр дә, балалар да җыелды. Ул урамга эскәмияләр алып чыкты, матур чәчәкләрне чүлмәкләргә урнаштырды. Катнашучылар кичне рәхәтләнеп үткәрделәр. Халык уеннары уйнадык, рәхәтләнеп биедек, шигырьләр тыңладык, җырлар җырладык. Бу чара халыкка ошады.

Тэги: Өтернәс авыл клубы

6
сентябрь, 2024 ел
җомга

6 сентябрьдә Өтернәс авыл клубында "Күңелле эстафеталар" - спорт программасы үткәрелде. Командаларга йөгерү, сикерү, туп һәм кыршау белән мавыктыргыч конкурслар тәкъдим ителде һәм алар сораулар минутында катнаштылар, Сәламәтлек һәм спорт турында табышмакларга җаваплар бирделәр. Чарада ни өчен яшьтән үк физик культура белән шөгыльләнергә, чыныгырга һәм шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә кирәклеге турында сөйләштеләр. Катнашучылар ярышларда зур активлык күрсәттеләр, бер-берсенә яхшы кәеф һәм аралашу шатлыгы бүләк иттеләр..

Тэги: Өтернәс авыл клубы

31
июль, 2024 ел
чәршәмбе

Концертлар һәрвакыт кызыклы: бу авыл халкы белән аралашу мөмкинлеге дә, шулай ук үзеңнең иҗади сәләтләреңне күрсәтү мөмкинлеге дә. 31 июль көнне Өтернәс авыл клубы янында «Җәйге җылы, җырлы кич» дип исемләнгән җәйге урам концерты булып узды. Шәмәрдән мәдәният йорты, "Акварель" халык бию коллективы (җит. Хуҗин А.И.),  Эзмә, Кызыл Мишә авыл мәдәният йортлары мәдәният хезмәткәрләренең, үзешчәннәрнең чыгышлары тамашачыларны матур башкарулары белән сокландырды. Концерт бай эчтәлекле, якты һәм күңелле булды! Тамашачылар уеннарда рәхәтләнеп катнаштылар, ял иттеләр, җырладылар, көлештеләр, артистларны көчле алкышлар белән хупладылар. Концерт ахырында авыл халкы артистларга уңай эмоцияләр өчен рәхмәт белдерде һәм яңа иҗади уңышлар теләде.

Тэги: Өтернәс авыл клубы

6
июль, 2024 ел
шимбә

6 июльдә, «Гаилә елы» кысаларында, Өтернәс авыл клубы хезмәткәрләре табигатьтә «Бергә булу – нинди бәхет!» дип исемләнгән, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган чара уздырды. Күңелле ритмнар астында, гаиләләр командаларга төрле уеннар уйнадылар һәм төрле ярышларда катнаштылар. Очрашуда катнашучылар бәхетле гаилә тормышы серләре белән уртаклаштылар. Чара дискотека белән дәвам итте. Бәйрәм күңелле үтте.

Тэги: Өтернәс авыл клубы

2
июнь, 2024 ел
якшәмбе

Бүген, 2 июньдә, Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, "Дуслык" мәктәп яны лагеры (Эзмә урта гомуми белем бирү мәктәбе каршында оештырылган) белән берлектә, Өтенәс авыл клубы янында "Күңелле эстафета" - күңел ачу уен программасы үткәрелде. Балалар бик теләп төрле уеннар уйнадылар, барлык конкурсларда катнаштылар. Алар барлык биремнәрне дә искиткеч дөрес итеп үтәделәр, үзләренең җитезлекләрен күрсәттеләр һәм бүләкләр алдылар. Бәйрәм бик күңелле узды.

 

Тэги: Өтернәс авыл клубы

1
июнь, 2024 ел
шимбә

Бирнә җыю - Сабантуй алдыннан үткәрелә торган йоланы һәркем көтеп ала. Бүген, 1 июньдә, Сабантуй якынлашкан көндә, яшьләр белән авылда бәйрәм өчен сөлгеләр, яулыклар һәм бүләкләр җыйдык. Татар көйләренә җырлар җырлап, йолада катнашучылар үз юлларын урамнар буйлап дәвам иттеләр. Гармун тавышларын ишетеп, кешеләр Сабантуй мәйданында булачак ярышларда иң яхшы катнашучылар өчен билгеләнгән бүләкләрен тапшырырга ашыктылар. Бүләк җыючылар бүләк алып килгән һәр кешене биюгә дәштеләр һәм юмартлыклары өчен рәхмәт белдерделәр, байлык, яхшы уңыш һәм иминлек теләделәр! Алар, үз чиратында, аларны елмаеп озаттылар, халык йолаларын саклаганнары өчен рәхмәт белдерделәр.

 

Тэги: Өтернәс авыл клубы

5
май, 2024 ел
якшәмбе

«Георгий тасмасы» Бөтенроссия акциясе старт алды. Георгий тасмасы күп еллар дәвамында Россиянең батырлык, халыкның ныклыгы, Ватанны саклаучыларның символы булып тора. Бу символ Бөек Ватан сугышы вакытында совет халкының иң бөек батырлыгын искә төшереп кенә калмый, ә озын һәм героик тарих булып тора. Бу Җиңү символын йөрәк янында йөртәләр, бу совет солдатларының батырлыгы киләчәк буыннарның йөрәкләрендә мәңгегә калганлыгын күрсәтә. Сугышта катнашучыларның батырлыкларына хөрмәт йөзеннән, Өтернәс авыл клубы белгечләре балалар һәм авылдашлары белән берлектә, һәр Бөек Ватан сугышы ветераны чардуганына истәлекле Георгий тасмасын беркеттеләр. Ата-бабаларыбызның батырлыклары безне тынычлыкка омтылырга мәңге рухландырачак.

Тэги: Өтернәс авыл клубы

1
май, 2024 ел
чәршәмбе

Беренче май-традицион бәйрәм, ул язгы кояш җылысын, яңа көч һәм илһам китерә. Бу бәйрәм хөрмәтенә Өтернәс авыл клубы хезмәткәрләре бүген "Йомырка бэйрэме"бәйрәмен үткәрделәр. Барлык балалар, кунаклар һәм авыл халкы уеннарда, конкурсларда рәхәтләнеп катнаштылар, биеделәр, кызыклы табышмаклар чиштеләр.

Алдан хәбәр ителгәнлектән, олылар балалар өчен тәм-томнар пешерделәр һәм йомырка буядылар. Чара ахырында балалар белән бергә күчтәнәчләр белән чәй эчтеләр. Бәйрәм һәркемгә бик ошады.


26
апрель, 2024 ел
җомга

26 апрель көнне, Өтернәс авыл клубы бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулу уңаеннан "Тукай безнең күңелләрдә" дигән шигъри кичә үткәрде. Чара барышында язучының тормышы һәм иҗаты турында викторина үткәрелде, балачакта өйрәнгән шигырьләр сөйләделәр. Чара халкыбызның гимны булган "И, туган тел" җыры белән тәмамланды.

Тэги: Өтернәс авыл клубы

24
апрель, 2024 ел
чәршәмбе

24 апрельдә Өтернәс авыл клубында "Гаилә елы" кысаларында "Аулак өй" -кичке уен уздырылды. Милли татар уеннарын искә төшердек, такмаклар, җырлар җырладык. Бер-берсенә гаиләдә сакланып килгән гореф – гадәтләрне, йолалар турында сөйләделәр, яңа такмаклар иҗат иттеләр. Кич бик күңелле узды.

Тэги: Өтернәс авыл клубы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International