ЯҢАЛЫКЛАР


4
апрель, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Балаларны бәхетле итүнең иң яхшы алымнарының берсе – аларны әйбәт юморга өйрәтү, көлү урынлы булганда бөек икәнлеккә төшендерү. Шушы максат белән 3 апрель көнне Югары Шытсу мәдәният йортында “Көлке дусларын җыя” дигән күңел ачу сәгате оештырылды. Чараның башында балалар бәйрәмнең килеп чыгышы белән таныштылар. Аннан клоун белән күңелле сорауларга җавап бирделәр, биремнәр үтәделәр. Иң озак көлүгә дә конкурс үткәрелде. Ахырдан катнашучылар баллы призга ия булдылар. Чарадан һәркем күңеллелекнең, көлүнең җылысын тоеп таралышты. 

Тэги: Югары Шытсу авыл мәдәният йорты

2 апрельдә, Рамазан аеның 23енче көнендә, Югары Шытсу мәдәният йортында “Иман нуры керсен күңелләргә” дигән вәгазь кичәсе һәм зур ифтар оештырылды. Чарага барлык авыл халкы чакырулы иде. Авыз ачканнан соң күмәкләп намаз укылды, Коръән сүрәләре, вәгазь тыңланды. Шулай ук әдәп-әхлак кагыйдәләре, мөселман динен дөрес аңлау, гореф-гадәтләр, тормыш кыйммәтләре турында сөйләшенде. Китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Балалар өчен тематик викторина оештырылды, бүләкләр бирелде. Чара кунакларның өстәл артында аралашуы белән тәмамланды. 

Тэги: Югары Шытсу авыл мәдәният йорты

27
март, 2024 ел
чәршәмбе

27 март көнне Халыкара театр көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Югары Шытсу мәдәният йортында китапханә белән берлектә “Театр – тылсымлы дөнья” дигән танып белү һәм күңел ачу программасы үтте. Чара барышында балаларга театрның сәнгатьнең бер төре булуы, аның барлыкка килү тарихы турында сөйләнде, актёрларның, танылган театр әһелләренең тормышын чагылдырган китап күргәзмәсе белән таныштырылды. Презентация буенча театр төрләре, андагы төп хезмәткәрләр турында белделәр. Программа ахырында балалар театрда үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр. Шулай ук тематик уеннар оештырылды. 

Тэги: Югары Шытсу авыл мәдәният йорты

26 март көнне Югары Шытсу мәдәният йортында “Уйныйбыз да, җырлыйбыз да” дигән музыка сәгате үтте. Чара барышында балалар татар халык җырларын җырладылар. Баянга курайда һәм кашыкларда татар көйләрен уйнадылар. Шулай ук катнашучылар татар халык җырларын җырладылар һәм җырлар өйрәнүне дәвам иттеләр. Мондый чаралар балаларда музыкага, сәнгатькә кызыксыну уяталар. 

Тэги: Югары Шытсу авыл мәдәният йорты

22
март, 2024 ел
җомга

Бию – музыкаль ритм, гәүдә хәрәкәте аркылы эмоцияләр җиткерү сәнгате. Ул кешеләрнең хисләрен, кәефен, идеясен сүзсез генә белдерергә мөмкинле бирә торган универсаль тел. Шул ук вакытта бию – зур көндәлек хезмәт. 19 мартта Югары Шытсу мәдәният йортында үткән “Бию сәнгате” дигән мастер – класс нәкъ шушы турыда сөйләшүдән башланды. Балалар “Чабата” халык биюе элементлары белән таныштылар, халык биюенең табигый тирәлектә башкарылуын, аерым традицион хәрәкәтләре, ритмы, костюмнары барын белделәр. Ахырдан катнашучылар бию күнекмәләренә сәләтләрен күрсәттеләр. Кечкенәләр “Әпипә” биюен ныгыттылар.

Тэги: Югары Шытсу авыл мәдәният йорты

18
март, 2024 ел
дүшәмбе

16 март көнне Югары Шытсу мәдәният хезмәткәрләре китапханә белән берлектә “Хуш киләсең, Нәүрүз” дигән яз бәйрәме үткәрделәр. Чара барышында катнашучылар бәйрәмнең тарихы, Нәүрүзнең юмарт уңышлы елга өмет икәннен белделәр. Кыш бабай һәм Нәүрүзбикә белән биюләр, уеннар оештырылды, яз һәм кыш турында табышмаклар чишелде. Соңыннан Нәүрүзбикә тәмле чәй, коймак, ботка белән сыйлады. Һәркем күтәренке язгы кәеф белән таралышты. Бәйрәмгә килүчеләр юмарт, уңышлы ел килүен теләделәр. 

Тэги: Югары Шытсу авыл мәдәният йорты

12
март, 2024 ел
сишәмбе

  10 мартта Гаилә елы кысаларында Югары Шытсу мәдәният хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә “Кунакка рәхим ит” исеме астында урам бәйрәме оештырдылар. Бу көнне бигрәк тә балалар көтеп алды. Алар белән бергә ботка өчен ярма, Нәүрүз бәйрәме өчен бүләкләр, күчтәнәчләр җыелды. Һәр өйгә иминлек теләнде, шигырьләр белән һәркем бәйрәмгә чакырылды. Авылдашлар чакыруны бик теләп кабул итте. 

Тэги: Югары Шытсу авыл мәдәният йорты

7 мартта  Халыкара хатын-кызлар көненә Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә махсус хәрби операциядәгеләрнең гаиләләренә ярдәм йөзеннән “Чын күңелдән” дигән бәйрәм кичәсе – хәйрия концерты оештырдылар. Бәйрәмгә уллары махсус хәрби операциядә булган әниләр дә чакырылган иде. Башта бәйрәм белән авыл җирлеге башлыгы башлыгы Мәүлетов Б.М., “Шытсу” җәмгыяте вәкиле Салихов И.Х. котладылар һәм җыр бүләк иттеләр. Программа заманча һәм халык җырлары, биюләре белән үрелеп барды, халык музыка уен коралларында көйләр башкарылды. Тематик китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. “Чын күңелдән” дигән бәйрәм кичәсеннән һәркем шәфкатьлелек хисләре, яхшы кәеф белән таралышты. 

Тэги: Югары Шытсу авыл мәдәният йорты

31
гыйнвар, 2024 ел
чәршәмбе

       Һәр елны январь аенда Студентлар көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре 27 январь көнне хәзерге һәм булачак студентларны “Күңелле студент вакыт” дигән музыкаль спорт программасына җыйдылар. Башта студентларны авыл җирлеге башлыгы Мәүлетов Б.М. һәм мәдәният хезмәткәрләре бәйрәм белән котлады, җирлек башлыгы яшь белгечләр өчен ярдәм программалары белән таныштырды. Чара барышында студентлар студент тормышы, аның традицияләре турында сөйләделәр, үзләренең фикерләре белән бүлештеләр, булачак студентларның сорауларына җавап бирделәр. “Мин студент”, “Кем тизрәк”, “Җыр белән” һәм башка уеннар оештырылды. Программа күмәк җыр белән дәвам итте. Чарада катнашучылар – “Дубая” ансамбленең элекке әгъзәләре иде. Алар өйрәнгән көйләрне хәтерлиләр. Чара ансамбль чыгышы белән тәмамланды. Һәркемгә истәлекле бүләк тапшырылды.

Тэги: Югары Шытсу авыл мәдәният йорты

30
ноябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Җәмгыятьтә каршылыкларсыз яшәү мөмкин түгел, кешеләр дөньяга карашлары, теләкләре белән һәрчак аерылып торачаклар. Ләкин бу каршылыкларны конфликтка китереп җиткермәскә кирәк. Физик һәм күңел сәламәтлеген саклау өчен, конфликтларны булдырмаска өйрәнергә, булган очракта чишелешен табарга кирәк. 29 ноябрь көнне Югары Шытсу мәдәният йортында узган “Конфликтларны булдырмау яки чишү” тематик сәгатендә нәкъ менә шушы турыда сүз барды. Балалар нәрсә ул конфликт, аның нәтиҗәсе турында белделәр, толерантлык турында сөйләштеләр. Һәркем “Конфликтлы хәл туганда үз-үзеңә бәя бирү” тесты эшләде һәм йомгак ясады. Аннан катнашучыларга төрле конфликтлы хәлләр тәкъдим ителде. Балалар аларның чишелешен табып, үз фикерләрен  җиткерделәр. 

Тэги: Югары Шытсу авыл мәдәният йорты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International