“Чын күңелдән” - бәйрәм кичәсе

2025 елның 9 марты, якшәмбе

   7 мартта  Халыкара хатын-кызлар көненә Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә “Чын күңелдән” дигән бәйрәм кичәсе үткәрделәр. Башта бәйрәм белән авыл җирлеге башлыгы Мәүлетов Б.М., “Шытсу” җәмгыяте вәкиле Салихов И.Х. котладылар һәм җыр бүләк иттеләр. Программа патриотик, заманча һәм халык җырлары, биюләре, шигырьләре белән үрелеп барды, халык музыка уен коралларында көйләр башкарылды. Тематик китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Бәйрәмгә уллары махсус хәрби операциядә булган әниләр дә чакырылган иде. Аларга Бөтенроссия “Батырларның әниләренә чәчәкләр” акциясе кысаларында авыл җирлеге башлыгы һәм мәдәният хезмәткәрләре чәчәкләр, Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Шулай ук яшь әниләр белән “Үзебезнең уен” оештырылып, 4 тур үтелеп, тормышчан сорауларга җаваплар бирелде, кызыклы биемнәр чишелде. “Чын күңелдән” дигән бәйрәм кичәсеннән һәркем шәфкатьлелек хисләре, яхшы кәеф белән таралышты. Чара Ватанны саклаучылар елы кысаларында үтте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International