14 март көнне Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре “Пушкин картасы” проекты буенча “Халык мәдәниятенең якты дөньясы” дигән фольклор кичә үткәрделәр. Катнашучылар электән килгән татар фольклоры, гореф-гадәтләре белән таныштылар, борынгы табышмаклар чиштеләр, татар халык уеннары уйнадылар һәм җырлар башкардылар.