4 март көнне Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре Ватанны саклаучылар елы кысаларында “Россия геройлары турында” дигән тематик әңгәмә үткәрделәр. Чара барышында сүз үзенең тормышын кызганмыйча тыныч тормыш өчен көрәшкән һәм көрәшүче егетләр турында барды. Алып баручылар махсус хәрби операциядә катнашучыларның да батырлыклары турында сөйләделәр. Алар арасында безнең якташлар, авылдашлар да бар. Әңгәмә тематик презентация карау һәм күргәзмә буенча чыгыш белән үрелеп барды.