“Хуш киләсең, Нәүрүз” - яз бәйрәме

2025 елның 23 марты, якшәмбе

21 март көнне Югары Шытсу мәдәният хезмәткәрләре китапханә белән берлектә “Хуш киләсең, Нәүрүз” дигән яз бәйрәме үткәрделәр. Чара барышында катнашучылар бәйрәмнең тарихы, Нәүрүзнең юмарт уңышлы елга өмет икәннен белделәр. Кыш бабай һәм Нәүрүзбикә белән биюләр, уеннар оештырылды, яз һәм кыш турында табышмаклар чишелде. Соңыннан Нәүрүзбикә тәмле чәй, коймак, ботка белән сыйлады. Чара барышында авылдашыбыз, махсус хәрби операциядә катнашучының кызы Бәдретдинова зәринәне бәйрәм белән котлап, бүләк тапшырылды. Зәринәнең әтисе бүгенге көндә кыска вакытлы ялга кайтты. Һәркем күтәренке язгы кәеф белән таралышты. Бәйрәмгә килүчеләр юмарт, уңышлы ел килүен теләделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International