Һәр кешенең үз туган төбәге— туган ягы бар. Кече Ватаныбыз белән танышу максатыннан 26 августта туган як табигатенә экскурсия үткәрелде. Экскурсия башында Бигәнәй мәдәният йорты мөдире һәм китапханәче балаларга авыл тарихы турында сөйләделәр. Үз авылыңны, аның тарихын белү-гражданның мактаулы бурычы. Чөнки туган якка, аның табигатенә һәм тарихына, аның кешеләренә булган мәхәббәттән Туган илгә мәхәббәт башлана. Сәфәр барышында балалар, безнең якларда нинди агачлар һәм үсемлекләр үсүен, урманнарда нинди хайваннар һәм кошлар яшәвен искә төшерделәр. «Без Ватанны нәрсә дип атыйбыз», «Табигать серләре», «Тасвирлама буенча бел» конкурсларында катнашып, балалар зирәклек һәм логик фикерләү күрсәттеләр. Мавыктыргыч сәяхәт шулай ук хәрәкәтчән уеннар белән үрелеп барды. Балалар үзләренең сәяхәтләреннән бик канәгать калдылар . Алар үз авыллары турында бик күп яңалыклар белделәр.
Россиядә Дәүләт флагы көнен ел саен 22 августта билгеләп үтәләр. Флаг көне -Россиянең дәүләт символикасына һәм хәзерге тарихына багышланган чагыштырмача яшь бәйрәм .22 август көнне Бигәнәй авыл мәдәният йорты китапханә белән берлектә балалар өчен «Россиянең бөек символлары»дигән мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Чарада катнашучы балалар флагның борынгы заманнардан бүгенге көнгә кадәрге тарихы белән таныштылар. Алып баручылар «триколор " ның һәр төсенең әһәмияте турында сөйләделәр. Аннары балалар викторина сорауларына җавап бирделәр, дәүләт символлары турындагы табышмакларга җаваплар бирделәр, Ватан турында шигырьләр укыдылар.
Байлар Сабасы «Гаилә» паркында Бигәнәй мәдәният йорты мөдире Фәтхрахманова Дания Гомәр кызы елның матур вакыты - җәйгә багышланган "Күңелле магнитлар" дигән мастер -класс үткәрде. Җәй - безгә төрле төстәге чәчәкләр, тәмле сюрпризлар, якты мизгелләр бүләк итә торган гүзәл чор. Балалар рәхәтләнеп режиссер ярдәмчесе Корбанова Рамилә әйткән табышмакларны чиштеләр, уеннарда катнаштылар. Мәдәният йорты мөдире Дания Гомәр кызы ярдәмендә балалар картина - магнит үрнәкләрен буядылар. Чара балаларга бик ошады.
15 нче август көнне Бигәнәй мәдәният йортында китапханә белән берлектә «Без хәтерлибез, без горурланабыз »дигән патриотик сәгать үткәрелде. Чара барышында мәдәният йорты мөдире Бөек Ватан сугышы геройлары һәм сугыш кырларындагы батырлыклар, сугыш елларында тыл хезмәтчәннәренең ныклыгы турында сөйләде. Китапханәче К.Симоновның «Көт мине һәм мин кайтырмын»дигән шигырен укыды. Чарага китап күргәзмәсе оештырылды. Балалар Бөек Ватан сугышы, Җиңү турында шигырьләр укыдылар, җырлар җырладылар. Соңыннан катнашучылар Бөек Ватан сугышы фронтларында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.
“Татарстанда җәй” проекты кысаларында, Бигәнәй авыл мәдәният йорты мөдире Фатхрахманова Д.Г., Халыкара Песиләр көненә багышланган “Минем яраткан йорт хайваннарым” дигән танып-белү викторинасы һәм магнитиклар ясау буенча мастер-класс күрсәтте. Чарада балалар мәчеләр турында күп кенә кызыклы фактлар белделәр: анда беренче тапкыр мәче кешегә ничек ияләшкән, Россиядә мәче кайчан барлыкка килгән. Балалар уеннарда һәм конкурсларда катнаштылар: «Танышырга рөхсәт итегез» конкурсында песи геройларының исемнәрен искә төшерделәр, мәченең кыргый туганнары турында табышмаклар таптылар, «Песиләр семьясы А дан Я кадәр » викторинасы сорауларына җаваплар бирделәр, «Ышанмыйм» уенында мәчеләр тормышыннан күп кенә яңа фактлар белделәр.
1 нче августта Бигәнәй авыл мәдәният йортында "Татарстанда җәй" масштаблы мәдәни проекты кысаларында оештырылган "Җәйге каникуллар" дип исемләнгән искиткеч балалар концерты узды. Бу концерт махсус "Ромашка" балалар бакчасыннан килгән балаларга багышланды һәм сөенеч, күңел ачу һәм иҗат белән тулган җәйнең якты бәйрәменә әйләнде.
Чара яшь тамашачыларны дустанә иҗади җәмгыятькә берләштерде, аларга җәйге каникул вакытында рәхәтләнеп һәм файдалы вакыт үткәрергә зур мөмкинлек бирде. Концерт программасында балаларның фантазиясен һәм артистлыгын үстерүгә ярдәм итүче дәртле җырлар, күңелле биюләр һәм бай иҗади номерлар яңгырады. Оештыручылар бәйрәмне күңел ачу гына түгел, танып белү өчен дә эшләргә тырыштылар, сабыйларда сәнгатькә һәм мәдәни традицияләргә кызыксыну уятты.
Байлар Сабасы «Гаилә» паркында Бигәнәй мәдәният йорты мөдире Фәтхрахманова Дания Гомәр кызы елның матур вакыты - җәйгә багышланган "Күңелле магнитлар" дигән мастер -класс үткәрде. Җәй - безгә төрле төстәге чәчәкләр, тәмле сюрпризлар, якты мизгелләр бүләк итә торган гүзәл чор. Балалар рәхәтләнеп режиссер ярдәмчесе Корбанова Рамилә әйткән табышмакларны чиштеләр, уеннарда катнаштылар. Мәдәният йорты мөдире Дания Гомәр кызы ярдәмендә балалар картина - магнит үрнәкләрен буядылар. Чара балаларга бик ошады.
28 июнь көнне Бигәнәй авыл йортында Бөтенроссия Яшьләр көненә багышланган дискотека үтте. Яшьлек - һәр кеше тормышындагы бик яхшы чор, күңел халәте. Эзләнү, ачышлар һәм иң кыю өметләрне тормышка ашыру вакыты, бу чәчәк ату яше, тәҗрибә туплау, игелекле эшләрне тормышка ашыру чоры. Нәкъ менә яшьләр дөньяны яхшы якка үзгәртә. Бию кичәсе - күңел ачу өчен менә дигән мөмкинлек. Күңелле, дустанә мохит, матур бию музыкасы һәм яраткан көйләр чын бәйрәм атмосферасы тудырды. Дискотека башланыр алдыннан яшьләр белән сәламәт яшәү рәвеше, киләчәккә максатлар турында әңгәмә үткәрелде. Чарада катнашучылар артистлык һәм бию осталыгын күрсәттеләр.
26 июнь-Халыкара наркоманиягә һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне. Наркоманияне, һич арттырмыйча, безнең гасырның иң куркыныч күренеше дип атарга мөмкин. Аның мәкерле ятьмәләренә көннән-көн проблемалардан һәм стресстан качарга тырышучы кешеләр күбрәк эләгә. Нәкъ менә шуның өчен Бөтендөнья наркоманиягә каршы көрәш көне булдырылды да инде.ул бөтен кешелеккә шушы коточкыч авыруны искә төшерә. 24 июнь көнне Бигәнәй авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә «Бер генә тапкыр гомер бирелә»дигән мәгълүмат сәгате үткәрелделәр. Мәдәният йорты мөдире начар гадәтләрнең кешенең сәламәтлегенә һәм үз-үзен тотышына начар йогынты ясавы, үз тормышыңны наркотиклар һәм башка психотроп матдәләр куллану белән бәйләргә кирәкме икәнлеге турында уйлану турында тормыштан мисаллар китерде.
20 нче июнь көнне Бигәнәй авыл мәдәният йортында китапханә белән берлектә “Интернетта куркынычсызлык” темасы буенча мәгълүмати әңгәмә узды .Чара барышында катнашучылар ачыктан-ачык һәм яшерен янаулар турында, шулай ук шәхси мәгълүматларны саклау һәм челтәрдә куркынычсыз тәртип ысуллары турында белделәр. Балигъ булмаганнарның иминлеге мәсьәләләренә һәм ата-аналарга интернетта балаларны контрольдә тоту һәм аларга ярдәм итү буенча тәкъдимнәргә аерым игътибар бирелде.Барлык катнашучыларга интернеттан имин файдалану буенча файдалы киңәшләр белән белешмәлекләр би