Өстәл уеннары дуслар, танышлар, якын кешеләр белән очрашу өчен яхшы сәбәп. Керәнне авыл клубы, 18 апрельдә «Челтәрдән башка » дип исемләнгән өстәл уеннары көне узды. Өстәл уеннары - күңелле ял итү өчен яхшы ысул. Чараны оештыручылар, уенда катнашучыларга дуслары, танышлары һәм якын кешеләре белән очрашу һәм аралашу өчен бик яхшы мөмкинлек бирделәр. Ә катнашучылар бер-берсенә күңел күтәренкелеге, яхшы кәеф, дустанә аралашу бүләк иттеләр. Анда булган олылар, үзләренең балачакта уйнаган өстәл уеннары турында истәлекләре белән уртаклаштылар. Балалар һәм өлкәннәр, шашка, шахмат, нард уеннарын бик теләп уйнадылар. Яхшы компаниядә вакыт файдалы һәм күңелле үтте. Чараның тагын бер уңай нәтиҗәсе - телефоннар ял итте. Өстәл уеннары белән кызыксыну сакланыр һәм балалар буш вакытларында өстәл уеннары уйнарга гадәтләнерләр дип өметләнәсе килә.
16 апрель көнне Иштуган авыл мәдәният йорты белгечләре яшүсмерләр өчен «Тәмәке тарту-сәламәтлеккә зыян»дип аталган әңгәмә уздырдылар. Әлеге чараның максаты-яшьләрдә тәмәке тарту турында, кешенең гомуми хәленә һәм тышкы кыяфәтенә йогынты ясый торган зарарлы гадәт турында күзаллауларны формалаштыру. Үткәрелгән чара барышында хәзерге заман дөньясының мөһим проблемалары: яшүсмерләр тарафыннан тәмәке куллану турында сүз барды. Тәмәке тартуга бәйле проблемалар буенча хәбәрдарлык дәрәҗәсен арттыру максатыннан, аларга тәмәкенең һәлакәткә китергән үзлекләре турында презентация күрсәтелде.Яшьләр зур кызыксыну белән кеше организмына тәмәке китерә торган кире кайтарып булмас нәтиҗәләр турында видеофильм карадылар, зарарлы гадәтләрдән үлем-китем статистикасы белән таныштылар. Тәмәке куллану нинди авырулар белән янавын белделәр.Катнашучылар тәмәке тарту турында мәкальләр төзеделәр. Сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәк дигән нәтиҗә белән әңгәмәгә йомгак ясадылар.
Туган тел-ул байлык, аңа сакчыл һәм хөрмәт белән карарга, сөйләмне тупас һәм мәгънәсез сүзләр белән тутырмаска һәм башка халыкларның телен хөрмәт итәргә кирәк. Һәм шуны истә тотарга кирәк: һәр кеше өчен ул сөйләшкән тел мөһим, чөнки үз телен белү һәм башкаларга карата хөрмәт кешеләрне акыллырак, игелеклерәк, мәдәниятлерәк итә. Татарстанда милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында 18 апрельдә Туктар авыл китапханәсе клуб белән берлектә «Туган тел – минем байлыгым» дигән мәгълүмат сәгате үткәрде. Чарада катнашучылар туган телнең һәр шәхеснең әхлакый, рухи үсешендә әһәмияте, дөньяның төрле телләренең күптөрлелеге турында таныштылар. Укучылар белән Туган тел турында шигырьләр укыганнар, табышмаклар чишкәннәр.
Пасха-язгы бәйрәмнәрнең берсе. Бу якты, матур һәм изге бәйрәм үзе белән ышаныч, өмет һәм мәхәббәт алып килә. Пасха бәйрәме көнне Иштуган авыл мәдәният йорты һәм китапханә белгечләре «Пасха безгә кунакка килде» дип исемләнгән чара –танып-белү-уен программасы уздырдылар, анда катнашучылар Пасха бәйрәме турында белделәр, пасха уеннары һәм пасха атнасының йолалары белән таныштылар. Чара башында балалар белән йомырка, кәнфитләр җыйдык. Балалар барлык өйләргә кереп : "Христос Воскрес", - диделәр, өлкәннәр аларга " Воистину Воскрес " дип җавап бирделәр һәм әзерләнгән күчтәнәчләрен өләштеләр. Төп күңел ачу чарасы «Йомырка белән йөгерү», «Кайда йомырка пешә?» , "Йомырка тәгәрәтү" уеннары булды. Бу уеннар уникаль, чын мәгънәсендә кызыклы, мавыктыргыч . Чара ахырында балалар кулич ,конфетлар белән чәй эчтеләр.
17 апрель көнне Шәмәрдән мәдәният йортында ТРда милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган «Йолаларда безнең дәвам бар» предприятиеләренең театральләштерелгән тамашасы булды. Мәдәният йорты сәхнәсендә «Ипи салу» йоласы белән «Шәмәрдән ашлык кабул итү предприятиесе» җәмгыяте хезмәткәрләре, «Киленгә су юлы күрсәтү» йоласы белән торак-коммуналь хуҗалык җәмгыяте хезмәткәрләре һәм «Кич утыру» йоласы белән «Таиф-НК-АЗС» җәмгыяте хезмәткәрләре чыгыш ясады. Шулай ук тамашачылар өчен мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан концерт номерлары тәкъдим ителде. «Акварель» халык бию төркеме тамашачыларны үзенең заманча биюләре белән сөендерде. Концерт программасы якты һәм бай булды. Матур дәртле биюләр, халык җырлары залда булганнарны сөендерде. Чара җылы һәм дуслык атмосферасында узды.
Бүген 17 апрельдә Лесхоз китапханәсе мөдире һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре "Йөзләренә чыккан бәхетең – була күрсен гомерлек " дип аталган шигърият сәгате оештырдылар бәхетең-була күрсен гомерлек, шагыйрә Сания Әхмәтҗанованың 60 еллыгына багышланган. Сания Әхмәтҗанова дистә китап авторы. Аның шигырьләре яхшылыкка чакыра, матурлык хисе тәрбияли. Дөреслек, эчкерсезлек һәм табигатькә, Ватанга, туган җиргә мәхәббәт.
16 апрель конне Елыш авыл клубында укытучы хэм остаз елы унаеннан укытучы Рамазанова Рэмзиянен кул эшлэреннэн "Укытучы остаз һәм уйлап табучы" - дип исемләнгән кургэзмэ куелды. Ул балаларга бисер белэн эшлэу серлэрен тошендерде хэм тагын буш вакытларын нинди кул эшлэре эшлэп уздыруын сойлэде. Соныннан ваза ясау буенча мастер-класс курсэтте. Балалар анын кул эшлэре белэн таныштылар, кэгазьгэ торле эскизларга буяулар сылап, кубэлэк, чэчэк кебек рэсемнэр тошерделэр. Кызларга бисердан муенсалар, малайларга брелоклар ясау серлэрен белделэр. Вакыт сизелми дэ узып китте.
Өстәл уеннары - танып белү күңел ачу, эрудицияне үстерү, логик фикерләүне яхшырту өчен искиткеч ысул. Ләкин иң мөһиме-такта уеннары тере аралашу. Моннан тыш, Уеннар интеллектны үстерә, ә аларны уйнау һәрвакыт кызыклы!
16 апрельдә Килдебәк мәдәният йортында балалар белән төрле күңелле уеннар узды. Бу көнне СДК хезмәткәрләре алар өчен теләсә нинди тәм һәм яшь өчен өстәл уеннары әзерләгәннәр. Көн дәвамында малайлар һәм кызлар ял көнен яраткан уеннарына багышладылар. Чарада катнашучылар барысы да кызыклы, күңелле вакыт үткәрделәр һәм яхшы кәефкә ия булдылар.
«Экояз – 2023» чисталык икеайлыгы кысаларында, 16 апрель көнне. Өтернәс авыл клубы хезмәткәрләре авылдашлар белән зират алды территориясендә өмәдә катнаштылар. Чисталык һәм экологиягә кагылышлы эшләрдә һәркем дә катнаша ала, чөнки өмә ул – чын хезмәт бәйрәме.
11 апрель көнне бөтен дөньяда Халыкара фашист концлагерьларыннан тоткыннарны азат итү көне билгеләнеп үтелде.
15 апрель көнне Юлбат мәдәният йорты мөдире, «Сугыш хатын-кыз өчен түгел» проекты кысаларында, «Билгесез сугыш битләре» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде, хатын-кызлар концлагерьлары турында сөйләшү оештырылды, бу хакта видеоматериаллар карадылар.
Сугыш вакытында билгеле булган күп кенә лагерьларда хатын-кызлар өчен махсус бүлекләр бар иде. Икенче бөтендөнья сугышы вакытында хатын-кызлар концлагерьларының кайгылы тарихы, иң куркыныч лагерь – Освенцим.
Бу вакыйгалар безнең өчен күптән үткән кебек тоелса да , фашист тоткыннары дәһшәте аша узган кешеләр өчен алай түгел. Бу кешеләрнең биографияләре-яшь буын өчен чын батырлык дәресләре. Сугыш бетте, әмма дистәләрчә елдан соң да, сугыш китергән барлык яраларны дәвалап булмый. Фашистларның үлем лагерьларында эшләүчеләрнең тормышын аңлау кыен. Мондый лагерьларның тоткыннары хатын-кызлар һәм балалар булуын аңлау тагын да кыенрак.