«Тәмәке тарту-сәламәтлеккә зыян»дип аталган әңгәмә

2023 елның 18 апреле, сишәмбе

16 апрель көнне Иштуган авыл мәдәният йорты белгечләре яшүсмерләр  өчен «Тәмәке тарту-сәламәтлеккә зыян»дип аталган әңгәмә уздырдылар. Әлеге чараның максаты-яшьләрдә тәмәке тарту турында, кешенең гомуми хәленә һәм тышкы кыяфәтенә йогынты ясый торган зарарлы гадәт турында күзаллауларны формалаштыру. Үткәрелгән чара барышында хәзерге заман дөньясының мөһим проблемалары: яшүсмерләр тарафыннан тәмәке куллану турында сүз барды. Тәмәке тартуга бәйле проблемалар буенча хәбәрдарлык дәрәҗәсен арттыру максатыннан, аларга тәмәкенең һәлакәткә китергән үзлекләре турында презентация күрсәтелде.Яшьләр зур кызыксыну белән кеше организмына тәмәке китерә торган  кире кайтарып булмас нәтиҗәләр турында видеофильм карадылар, зарарлы гадәтләрдән үлем-китем статистикасы белән таныштылар. Тәмәке куллану нинди авырулар белән янавын белделәр.Катнашучылар тәмәке тарту турында мәкальләр төзеделәр. Сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәк дигән нәтиҗә белән әңгәмәгә йомгак ясадылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International