15 нче майда бөтен дөньяда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Гаилә көне - һәр кешегә мөнәсәбәте булган иң якты бәйрәмнәрнең берсе. 14 майда Олы Арташ авыл клубы Ике Басу Арташ авыл китапханәсе белән берлектә ОлыАрташ урта мәктәбе укучылары өчен "Барысы да гаиләдән башлана"исеме астында мәгълүмат сәгате үткәрделәр . Чара китап күргәзмәсе белән танышу белән башланды. Күргәзмәдә балалар һәм яшүсмерләрне гаилә тәрбиясе буенча китаплар, гаилә тәрбиясе өлкәсендә практик психология буенча ата-аналар һәм өлкәннэр өчен әсбаплар җыентыклары тәкъдим ителде. Балалар үзләренең гаиләсе, гаилә традицияләре турында сөйләделәр. Чарада катнашучилар табышмакларга җаваплар таптылар, мәкаллэрне искә төшерделэр, викторина сорауларына җавап бирделэр (15 катнашучы)