Туган якка мэхэббэт, кошлар доньясы белэн кызыксыну, алар турындагы мэгълумэтне тагын да баету максатыннан 18 апрель конне Елыш авыл клубында "Канатлы дуслар" дип исемлэнгэн викторина уздырылды. Элеге викторинанын топ бурычы балаларда кошларга мэхэбэт уяту, кошлар турындагы фикерлэрне тагын да камиллэштеру иде. Балаларга кошларнын рэсемнэре курсэтелеп, алар турында зурырак мэгълумэт бирелде. Викторина 5 турдан торды : кошлар турында табышмаклар, мэкальлэр, тизэйткечлэр эйтелде. Доньядагы ин кызыклы кошлар турындагы мэгълумэтлэр интернеттан тулыландырылды
18 апрельдә Кызыл Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Саба мәктәп-интернаты укучылары өчен «Шаяртып һәм җитди рәвештә әкиятләр турында» дигән танып белү-уен программасын үткәрделәр . Үзара Чукмар һәм Тукмар командалары ярышты. Балалар төрле конкурсларда бик теләп катнаштылар. Алар үзләренең күп әкиятләр белүен күрсәттеләр. Аларның җавапларын катгый жюри бәяли. Нәтиҗәдә, балаларның шатлыгына, “дуслык " җиңде, әкиятләрдә яхшылык җиңгән кебек. Барлык катнашучылар да күтәренкелек һәм яхшы кәеф алдылар .
18 апрельдә Эзмә мәдәният йортында «Могҗизалар эшлибез» дип аталган тозлы камырдан мастер-класс узды. Табигать кешесе-барлыкка китерүче. Тозлы камыр - искиткеч яхшы һәм уңайлы әйберләр дөньясы һәм һөнәрчелек өчен искиткеч материал. Камыр бик пластик һәм вак детальләрне эшләргә мөмкинлек бирә. Камырда теләсә нинди әйбердән искиткеч эзләр кала - төймә, кул, чәнечке, чәч тарагы, тукыма теләсә нинди предмет. Материал үзе кискен һәм тупас формаларга юл куймый: аннан эшләнгән әйберләр һәрвакыт ягымлы, түгәрәк була. Аннан хәтта оригиналь рәсемнәр ясарга мөмкин. Ә бераз фантазия өстәсәң, чын әкият килеп чыга: күңелле хайваннар, тылсымлы хикәя геройлары, искиткеч чәчәкләр. Балалар зур кызыксыну белән камыр белән эшләделәр һәм үз рәсемнәрен ясадылар.
Татарстан республикасындп милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында, изге Рамазан ае уңаеннан, 18 апрельдә Керәнне авыл клубында Мичән авыл китапханәсе белән берлектә, «Күңелләр сафланадыр Иман белән” дип исемләнгән ифтар мәҗлесе уздырылды. Чарада 30 кеше катнашты. Ифтар мәҗлесенә, махсус хәрби операцияда катнашучы Илмирның әти-әнисе, авылдашларыбыз Гыймадиевлар чакырылган иде. Ифтар кунагы, хәзрәт Алмаз Галимҗанов Коръәннән вәгазьләр, аятьләр укыды, авыз ачканнан соң җәмәгать белән ахшам намазы укылды. Барлык катнашучылар бергәләп тынычлык сорап, динебезне алга җибәрү өчен көч куйган мөселманнарның эшләре алга баруын, махсус хәрби операциядә катнашучыларга сәламәтлек һәм озын гомер сорап дога кылдылар. Мичән авыл китапханәсе мөдире катнашучыларга "Ислам - яшәү рәвеше" дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим итте һәм китапларга җентекле күзәтү үткәрде. Бүгенге очрашудан күп файдалы мәглумат туплаган барлык катнашучылар, ифтарны оештыручыларга рәхмәтләрен белдерделәр.
1968 елның 17 апрелендә СССРда беренче тапкыр «Хайваннар дөньясында»телепрограммасы эфирга чыга. Миллионлаган кеше яраткан, ул һәр ял көннәрендә тамашачыларга табигатьнең искиткеч дөньясы, аның вәкилләре, аларның гадәтләре һәм яшәү урыны турында сөйләгән. Шуңа бәйле рәвештә, бүген Урман хуҗалыгы китапханәсе мөдире һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре балаларга презентация һәм видео-материал күрсәттеләр.
Республикабызда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы, изге Рамазан ае уңаенан, 18 апрель көнне Өтернәс авыл клубында Ифтар мәҗлесе үтте. Кич дәвамында Корьән аятьләре, вәгазьләр укылды, Илнур хәзрәт һәркемнең Аллах каршындагы бурычлары турында сөйләде. Ә аннары намаз укып, дөньяда, илебездә тыныч тормыш булуын, махсус операциядә булган ир – егетләребез исән – сау кайтуларын теләп теләкләр теләп дога кылынды. Соңыннан очрашуда катнашучылар оештыручыларга зур рәхмәтләрен әйттеләр.
ТРда милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында, Изге Рамазан ае уңаеннан, 18 апрельдә Тенеки авылы мәчетендә ифтар узды. Чарада 30 кеше катнашты. Хәзрәт Коръәннән вәгазьләр, аятьләр укыды, сөйләшкәннән соң барысы бергә намаз укыды. Бергәләп тынычлык сорап дога кылдылар, динне алга сөрү өчен көч куйган мөселманнарның эшләре алга барсын, махсус хәрби операциядә катнашучыларга сәламәтлек һәм озын гомер теләде. Бүгенге очрашудан күп файда күргән барлык катнашучылар ифтар инициаторларына һәм оештыручыларына рәхмәт белдерделәр.
8 апрельдә Тенеки авыл клубында "Китап сөючеләр"клуб формированиесе катнашучылары белән очрашу узды. Клуб оешмасы хатын – кыз укучыларыбызга буш вакытларын интеллектуаль һәм эстетик үсеш өчен кулланырга, җылы дуслык шартларында ял итәргә, фикердәшләребез белән аралашырга, үз белемнәре һәм тәҗрибәләре белән уртаклашырга ярдәм итә. Яңа китап, яраткан журнал белән очрашу, кызыклы кешеләр белән танышу, күңелле аралашу – бу кечкенә шатлыклар безнең клубтагы һәр хатын-кыз өчен бар. Клуб оешмасы төрле яшьтәге һәм төрле һөнәр ияләрен берләштерә. Клуб формированиесенең бөтен эшчәнлеге укучының китап белән очрашуына юнәлдерелгән. Бүген барлык катнашучылар да авылда туган, Шәһри Казан газетасы журналисты Галиева Рәсимәнең "Табылдык кыз" исемле яңа китабы белән таныштылар, анда язучының 2 повесте бәян ителгән.
18 апрель көнне Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре,китапханәче белән берлектә Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көненә багышланган «Тарихи ватаныбызны саклыйк» дигән тарихи сәгать үткәрделәр. Чараның асылы, тарихи мирас турында белемнәрне баету, яшь буынга үз Ватанына карата мәхәббәт хисләре тәрбияләү, һәйкәлләрне тәртипкә китерү һәм аларга сакчыл караш тәрбияләү гыйбарәт. Балаларны Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне белән таныштырдылар. Һәйкәлләрне өйрәнегез һәм аларны саклагыз!
Яз-хыяллар, илһам һәм, әлбәттә, иҗат вакыты! Яз шулкадәр матур ки, аның турында дәшми калырга ярамый. Әлбәттә, барысы да язны ярата. Яз-яңа тормышның башы, ул елмаю, матурлык, кояш һәм фантазия вакыты!.16 апрельдә Олы Нырты авыл мәдәният йортында балалар аудиториясе өчен «Яз-елмаеп дөнья җылыта»дигән рәсем конкурсы узды. Үз эшләрендә балалар кәгазь битендә төсле карандашлар һәм фломастерлар, краскалар ярдәмендә яз турында үз фикерләрен белдерделәр. Балалар рәсем конкурсына иҗади карадылар, язгы кәефләрен чагылдырып, рәсем аша үзләренең барлык хисләрен, тирә-юнь дөньясын күрүләрен белдерергә тырышып, шул ук вакытта иҗатның шатлыгын танып, якты һәм төсле рәсемнәр ясадылар.