20 апрель көнне Шәмәрдән мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Тулган ай» фольклор коллективы «Балкыш» социаль-тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен «Ә җырларым һаман яшь килеш» дип исемләнгән хәйрия концерты үткәрде. Концерт программасы якты һәм бай булды. Программа гармун астында халык җырлары, матур шигырьләр белән алып барылды. Җырлар төрле телләрдә яңгырады. Ахырда ял итүчеләр әлеге чараны оештыручыларга рәхмәт белдерделәр.
21 апрельдә барлык диндар мөселманнар мөһим бәйрәм-Ураза бәйрәмен билгеләп үтәләр. Бу вакыйганың исеме турыдан-туры «сөйләм бәйрәме»дип тәрҗемә ителә. Бу көнне изге Рамазан ае тантанасы тәмамлана, шулай ук аның катгый чикләүләре алына, беренче чиратта кулланыла торган ризыкка һәм гамәлгә ашырыла торган эшләргә кагылышлы.
Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре мәчет белән берлектә «Нургали» мәчете территориясендә балалар өчен күңел ачу уеннары оештырдылар һәм үткәрделәр, шулай ук барлык кунакларны тәмле блиннар һәм Картуф белән сыйладылар. Ураза бәйрәмен бәйрәм һәм гаилә атмосферасында үткәрәләр, Рамазанда тыелган иң яхшы ризыкларны ашыйлар.
20 апрельдә Эзмэ мәдәният йортында «Үз сәламәтлегеңне бетермә» дигән профилактик әңгәмә узды. Тәмәке тартуның организмга зыянлы йогынтысы турында һәркем белә. Көн саен бер тәмәке тарткан кеше үз сәламәтлегенә, шулай ук тирә-юньдәге кешеләрнең сәламәтлегенә төзәтеп булмый торган зыян китерә. Кызганычка каршы, һәр кеше тиз генә тәмәке тартуны ташлый алмый. Кайбер кешеләр бу зарарлы гадәт белән гомер буе көрәшәләр. Никотин, кеше миенә тәэсире буенча, кайбер наркотикларга охшаш. Тәмәке тартудан үз ихтыяр көчен күрсәтеп кенә котылырга мөмкин. Спорт белән шөгыльләнү, саф һавада булу, бинаны җилләтү, организмны катыландыру - болар барысы да тәмәке тартудан баш тартырга, сәламәт тән һәм рухлы кеше булырга ярдәм итә.
20 апрель конне Елыш авыл клубында милли мэдэният хэм гореф-гадэтлэр елы унаеннан "Татарстан - минем туган илем" дигэн исем астында мэгълумэт сэгате уздырылды. Татарстан куп миллэтле ил хэм хэрбер миллэт узенен гореф-гадэтлэре белэн бай. Бездэ яшэуче халыкларнын хэрберсенен тарихи уткэне бар. Клуб модире балаларга нэкъ тэ шушы тема буенча мэгълумэт бирде. Балалар хэрбер миллэтнен гореф-гадэтен чагыштырганнан сон узлэре бу темага йомгак ясадылар. Хэр кешенен уз туган иле бар хэм без аны сакларга хэм якларга тиеш.
20 апрель көнне, танылган әдәбият белгече, язучы, драматург, галим , тәнкыйтьче Ибраһим Нуруллинның юбилеена багышлап, Юлбат мәдәният йортында «Балачак хатирәләре»-әдәби сәгате уздырылды. И .Нуруллин ХХ гасыр башы татар әдәбияты тарихы буенча таныклы белгеч буларак билгеле. И.Нуруллин гомере буе Г. Тукай иҗатын өйрәнә һәм пропагандалый. Ул Мәскәүдә (1977) һәм Казанда Габдулла Тукай (1979) рус һәм татар телләрендә басылган «Тукай» документаль-сәнгать романын иҗат итә. Халык шагыйре Г. Тукай турында китаплары өчен 1982 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге премиясына лаек була. И.Нуруллин тырышлыгы белән Фатих Әмирхан, Шәриф Камал, Галимҗан Ибраһимов, Гаяз Исхакый кебек татар әдәбиятының шәхесләре һәрьяклап өйрәнелде. Чарада катнашучылар әдәбият аша галимнең тормышы һәм иҗаты, аның турында туганнарының,якыннарының истәлекләре белән таныштылар.
20 апрель көнне Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре,китапханәче белән Җирле үзидарәләр көне уңаеннан мәгълүмат сәгате «Местное самоуправление: проблемы и перспективы», исемле чара уздырдылар. Балаларга авыл җирлегенең үткәне һәм хәзерге торышы турында сөйләп үттек. Чара бик җанлы һәм мавыктыргыч узды.
Кубыз музыка уен коралы буларак күп кенә халыкларда яшәп килә. Ул концертта, өйдә уйнар өчен кулланыла. Ансамбльдә башка музыка уен кораллары белән дә әйбәт яраклаша. Көйгә ритмик рәсем бирер өчен аккомпанемент буларак та бара. Нәкъ менә шушы турыда 18 апрель көнне Пушкин картасы белән Югары Шытсу мәдәният йортында үткәрелгән “Кубыз көйләре” дигән мастер-класста әңгәмә корылды. Чарада катнашучылар кубызда уйнау серләренә төшенделәр. Балалар кабатланмас тавышның бармакларның үзенчәлекле хәрәкәте ярдәмендә туганын белделәр. Кубыз тавышының бай яңгырашы тын алу техникасына һәм авазларның артикуляцион эшчәнлегенә бәйле. Шулай ук музыкант осталар кубызда уйнаган видеороликлар да каралды. Катнашучылар күп нәрсәнең башкаручының осталыгыннан торганын да аңладылар.
15 апрельдә Сулэ авыл клубында "Терроризм-җәмгыятькә куркыныч"дигән әңгәмә уздырылды.Терроризм һәм экстремизм-ул бик зур куркыныч, ул теләсә нинди, хәтта иң тотрыклы һәм имин җәмгыятьне дә селкетә ала. Әңгәмә барышында балалар Террорчылык нәрсә ул, террорчылар кемнәр алар, дигән сорауларны тикшерделәр, зур террорчылык актларын искә төшерделәр. Чарада катнашучылар теракт корбаны булмау турында белделәр. Әлеге чараның төп бурычы балаларны катлаулы һәм куркыныч ситуацияләрдә үзләрен дөрес тотарга өйрәтү булды.
19 апрельдә Килдебәк мәдәният йортында тамашачылар игътибарына РДК балалар театр коллективының Аманулла пьесасы буенча "Хвастливый Петух" спектакле тәкъдим ителде. Бу мавыктыргыч музыкаль әкият геройлары әтәч, үрдәк, күркә, каз һәм тавык. Һәр әкияттә булган явыз герой кебек үк, явыз кеше ял йортында яшәүчеләрне куркыта. Ул үзенең оясына кечкенә чебиләрне ала. Барлык әкиятләрдәге кебек, бу әкият, тормыш авырлыкларына карамастан, бик яхшы тәмамлана. Әкият-пьеса тамашачыларга бик ошады.
ТРда милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында, изге Рамазан ае уңаеннан, 19 апрельдә Кызыл Мишә мәдәният йортында китапханә белән берлектә "Изгеләрдән изге ай Рамазан"дип аталган ифтар узды. Чарада 80 кеше катнашты. Дамир хәзрәт Коръәннән вәгазьләр, аятьләр укыды, сөйләшкәннән соң барысы бергә намаз укыды. Бергәләп тынычлык сорап дога кылдылар, динне алга сөрү өчен көч куйган мөселманнарның эшләре алга барсын, махсус хәрби операциядә катнашучыларга сәламәтлек һәм озын гомер теләде. Бүгенге очрашудан күп файда күргән барлык катнашучылар ифтарны оештыручыларга рәхмәт белдерделәр .