ЯҢАЛЫКЛАР


22
ноябрь, 2024 ел
җомга

Ел саен бөтен дөньяда ноябрьнең соңгы якшәмбесендә искиткеч бәйрәм-Әниләр көне билгеләп үтелә! Әниләр көне-күңелне нечкәртә торган бәйрәм, ул  безнең һәрберебезнең тормышында иң мөһим кеше – әни икәнен искә төшерә. 22 ноябрь көнне Кызыл Мишә мәдәният йортында, мәдәният йорты  һәм китапханә хезмәткәрләре " Һәрвакыт булсын әни!»дигән ял кичәсе оештырдылар. Бәйрәм чарасында Тимершык мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе дә катнашты. Барлык концерт номерлары мәхәббәт һәм хөрмәт хисләре белән башкарылды.  Әниләргә җылы сүзләр, изге теләкләр, күңелгә үтеп керерлек шигырьләр, лирик һәм күңелле җырлар яңгырады.

   Кичәне әниләр катнашында «Безнең уен» интеллектуаль уены белән дәвам иттеләр. Уен җылы һәм дустанә атмосферада узды. Әниләр "Ханымнар" һәм "Супер әниләр"командаларына бүленде. Уен берничә турдан торды. Сорауларга җавап биргәндә, анда катнашучылар үзләренең эрудицияләрен һәм логик фикерләүләрен, вакыт чикләнгән шартларда стандарт булмаган ситуациядә карарлар кабул итә белүләрен күрсәтергә тиеш булдылар. Барлык сораулар да катнашучылар өчен кызыклы һәм мавыктыргыч булды. Жюри фикеренчә, әниләр биремнәрне уңышлы үтәделәр һәм дуслык җиңде. Чара ахырында барлык катнашучыларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды. Кичәдән һәркем дә кәнәгать калды.

Тэги: Кызыл-Мишә мәдәния йорты

12
июль, 2024 ел
җомга

12 июль көнне Кызыл-Мишә мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән берлектә Мишә елгасына экскурсия оештыралар. Безнең экскурсиянең төп максаты-елга буенда үскән агачларны һәм үсемлекләрне, табигатьтә сезонлы үзгәрешләрне күзәтү иде. Ләкин күзәтүләр һәм әңгәмәләр барышында башка мөһим сораулар да күтәрелгән. Балалар аның агымын зур кызыксыну белән күзәттеләр, яр буенда үскән агачларны карадылар. Табигатьтә су әйләнеше ничек барганын искә төшердек. Шулай ук балалар: «ни өчен елгаларда су пычрак була? " - дигән темага фикер алыштылар Елга буендагы болында хәрәкәтле уеннар уйнадык. Без вакытны бик күңелле һәм кызыклы үткәрдек.  Балалар күп яңалыклар белделәр һәм тагын бер тапкыр су планетадагы иң гаҗәеп матдәләрнең берсе икәненә инандылар, чөнки сусыз җирдә яшәү мөмкин түгел, шуңа күрә суны сакларга кирәк.

Тэги: Кызыл-Мишә мәдәния йорты

14
июнь, 2024 ел
җомга

Армиядә хезмәт итү –  һәр ир-атның бурычы. Яшь егетләр тормышында иң мөһим вакыйгаларның берсе-армиягә озату. 14 июньдә Кызыл Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Илмир Шәйхиевны хәрби Россия Армиясе сафларына озату кичәсен оештырдылар. Залда булачак солдатның туганнары, дуслары, авылдашлары җыелган.Тимершык мәдәният йорты, Кызыл Мишә мәдәният йорты сәнгать җитәкчеләре, Юлбат мәдәният йорты мөдире, район мәдәгият йорты режиссеры Айнур Гәрәев һәм Илмирнең якыннары кичне матур концерт номерлары белән бизәделәр.Тимершык авыл җирлеге башлыгы,  Дамир хәзрәт, әти-әниләре, дуслары һәм туганнары үгет-нәсыйхәт һәм теләкләр белән чыгыш ясады. Алар  Ильмирга җиңел хезмәт, тугры хезмәттәш дуслар теләделәр. Әлеге чара җылы дуслык шартларында узды. Хәрби хезмәткә чакырылучы барысына да рәхмәт белдерде.

Тэги: Кызыл-Мишә мәдәния йорты

7
декабрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Мөмкинлекләре чикле булган инвалидларга бару – эчкерсез хөрмәт, белдерә. Акция алар якты киләчәккә өметләрен югалтмасын өчен оештырыла. 7 декабрьдә Кызыл Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре авылдагы инвалидларының өйләренә барып , кечкенә бүләкләр тапшырдылар, алар белән сөйләштеләр һәм кәефләрен күтәрделәр.

Тэги: Кызыл-Мишә мәдәния йорты

1
май, 2023 ел
дүшәмбе

1 Май-Яз һәм хезмәт бәйрәме-язгы кояш җылысын, яңа көч һәм илһам алып килүче бәйрәм.  Бу көнне Кызыл мәшә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балалар өчен табигатьтә «Язгы күңеллелек» дигән ял оештырды. Балалар белән табигатьтә ял итүдән дә яхшырак нәрсә булырга мөмкин?! Майның кояшлы көне-балалар белән ачык һавада ял итү өчен менә дигән вакыт. Табигать безне саф һава, чәчәк исе һәм кошларның матур җырлавы белән җәлеп итә. Саф һавада ял итү балаларны күзаллауларын баетты һәм  компьютер артында даими вакыт үткәрүдән аерды. Балалар вакытны искиткеч күңелле итеп үткәрделәр, хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Барсы да күтәренке һәм уңай эмоцияләр алды.

Тэги: Кызыл-Мишә мәдәния йорты

19
апрель, 2023 ел
чәршәмбе

ТРда милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында, изге Рамазан ае уңаеннан, 19 апрельдә Кызыл Мишә мәдәният йортында китапханә белән берлектә "Изгеләрдән изге ай Рамазан"дип аталган ифтар узды. Чарада 80 кеше катнашты. Дамир хәзрәт Коръәннән вәгазьләр, аятьләр укыды, сөйләшкәннән соң барысы бергә намаз укыды. Бергәләп тынычлык сорап дога кылдылар, динне алга сөрү өчен көч куйган мөселманнарның эшләре алга барсын, махсус хәрби операциядә катнашучыларга сәламәтлек һәм озын гомер теләде. Бүгенге очрашудан күп файда күргән барлык катнашучылар ифтарны оештыручыларга рәхмәт белдерделәр .

 

Тэги: Кызыл-Мишә мәдәния йорты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International