Армиядә хезмәт итү – һәр ир-атның бурычы. Яшь егетләр тормышында иң мөһим вакыйгаларның берсе-армиягә озату. 14 июньдә Кызыл Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Илмир Шәйхиевны хәрби Россия Армиясе сафларына озату кичәсен оештырдылар. Залда булачак солдатның туганнары, дуслары, авылдашлары җыелган.Тимершык мәдәният йорты, Кызыл Мишә мәдәният йорты сәнгать җитәкчеләре, Юлбат мәдәният йорты мөдире, район мәдәгият йорты режиссеры Айнур Гәрәев һәм Илмирнең якыннары кичне матур концерт номерлары белән бизәделәр.Тимершык авыл җирлеге башлыгы, Дамир хәзрәт, әти-әниләре, дуслары һәм туганнары үгет-нәсыйхәт һәм теләкләр белән чыгыш ясады. Алар Ильмирга җиңел хезмәт, тугры хезмәттәш дуслар теләделәр. Әлеге чара җылы дуслык шартларында узды. Хәрби хезмәткә чакырылучы барысына да рәхмәт белдерде.