ЯҢАЛЫКЛАР


9
август, 2025 ел
шимбә

9 нчы август кичендә Килдебәк су буенда "Татарстанда җәй" проекты кысасында Килдебәк мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче, Олы Арташ авыл клубы мөдире тарафларыннан оештырылган "Җәй җитте Җәмилә" исемле җырлы- биюле тамаша үтте. Халык гармунга җырлар җырлады, кайнар коймак, самоварда кайнаган чәй белән сыйланып, онытылып барган татар халык уеннарын уйнап, дискотекага кучте.

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

2
август, 2025 ел
шимбә

                      2 августта балалар өчен «Планетаны кулың белән капла»дигән экология сәгате үтте. Чара барышында балалар экологиянең нәрсә икәнен, табигатьне ничек сакларга кирәклеген, кешенең әйләнә – тирә мохиткә нинди йогынты ясавын һәм уртак йортыбызны-Җир планетасын саклап калу өчен нәрсә эшләргә кирәклеген белделәр. Балалар экологик кагыйдәләр белән таныштылар.

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

30
июль, 2025 ел
чәршәмбе

            30 июль көнне Килдебәк мәдәният йортында “Дуслык һәм елмаю бәйрәме” дип исемләнгән уеннар программасы узды.

           Мөдир балалар белән бергә хис-кичерешләр турында сөйләште, ни өчен ешрак елмаерга кирәклеген белделәр. Уеннар уйнадык, табышмаклар чиштек. Яхшы кәеф берәүдән дә китмәде, чара мавыктыргыч килеп чыкты, бик күп уңай хис-кичерешләр һәм тәэсирләр калдырды. Гади елмаюдан дөнья яктыра бара, тормыш гүзәлрәк, яшәве күңеллерәк.

          Чара ахырында елмайуларга багышланган стенгазета чыгарылды.

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

25
июль, 2025 ел
җомга

25 июльдә Килдебәк мәдәният йортында  планнан тыш "Гимнастика безгә көчне арттырырга ярдәм итәчәк!" дип аталган чара узды. Бу чара сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга һәм балаларны актив спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итүгә юнәлдерелгән иде.

            Программаны чараны оештыручы, Килдебәк КДК мөдире ачты. Җитәкче балаларга сәламәт яшәү рәвешенең әһәмияте турында сөйләде. Сәламәтлекнең табигатьнең кадерле бүләге булуына, гимнастиканың спортның нигезе булуына аеруча басым ясады.

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

23
июль, 2025 ел
чәршәмбе

      23 июльдә Килдебәк мәдәният йорты мөдире Бөтендөнья китлар һәм дельфиннар көне кысаларында балалар өчен океаннарның һәм диңгезләрнең иң зур яшәүчеләре турында танып-белү программасы үткәрде. Балалар су асты хайваннар дөньясының иң кызыклы вәкилләре - китлар һәм дельфиннар белән танышу өчен диңгез һәм океаннар буйлап гаҗәеп сәяхәткә киттеләр.

       Балалар бу уникаль балыклар турында күп кенә яңа һәм кызыклы фактлар белделәр, дельфиннар белән шәхси очрашудан алган тәэсирләре белән уртаклаштылар, шулай ук  табышмаклары чиштеләр.

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

22
июль, 2025 ел
сишәмбе

22 июль көнне Килдебәк мәдәният йортында (планнан тыш) бильярд буенча турнир узды. Бильярдка текәлебрәк карасаң, ул күңел ачу гына түгел, иң элек тирән, матур һәм мавыктыргыч уен икәнен аңларга мөмкин. Катнашучылар зур булмаган призлар белән бүләкләнделәр. Килүчеләр рәхәтләнеп бильярд уйнадылар, дәрт һәм энергия зарядын алдылар. Җиңүче булып Закиров Тимур - 1 нче урын, 2 нче урында - Кәримуллин Динияр, 3 нче урында Хәлиуллин Илзат билгеләнде.

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

18
июль, 2025 ел
җомга

18 июльдә "Сабантуй" спорт комплексында массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләренең өченче Сабантуе узды, ул журналистларны бөтен Татарстаннан җыйды. Чарага барлыгы 650дән артык кеше килде. Журналистларны бәйрәм белән котларга шулай ук «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков һәм Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов килде. Килдебәк мәдәният йорты мөдире бу Сабантуйда катнашты, кунакларны күңелле итеп җырлар, биюләр белән каршы алдылар һәм район журналистлары белән Сабантуйга гармун моңы астында бүләкләр җыйдылар.

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

       18 июльдә Килдебәк авыл мәдәният йорты мөдире балалар һәм яшүсмерләр өчен ачык һавада мавыктыргыч конкурс-уен программасы оештырды. ""Помогай нам, солнышко, крепнуть и расти»" " чарасы үзендә спорт дәрте, файдалы белемнәр һәм позитив диңгезен берләштерде. Малайлар белән футбол уены уйнадык.

Чара җәйге чорда балаларның сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру һәм имин буш вакытын уздыру кысаларында узды. Программа тәмамлангач, анда катнашучыларның барысы кәеф күтәренкелеге алды.

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

16
июль, 2025 ел
чәршәмбе

       16 июльдә Килдебәк мәдәният йорты мөдире балалар белән Светофорда кунакта булып ,танып белү сәгате үткәрде".

        Куркынычсызлык нәрсә ул? Бу үзеңне нинди дә булса куркынычтан сакларга, сак, игътибарлы булырга, билгеләнгән кагыйдәләрне төгәл үтәргә, ягъни үзеңне куркынычтан сакларга дигән сүз. Ә хәрәкәт кагыйдәләрен өйрәнергә һәм белергә кирәк, үз тормышыңны куркыныч астына куймау һәм транспорт хәрәкәтенә комачауламау өчен. Болар турында бүгенге чарада сөйләштеләр, юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр. Чара ахырында балалар "Азбука җәяүле" викторинасы сорауларына җавап бирделәр, "Ярый", "Ярамый" уенында уйнадылар.

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

15
июль, 2025 ел
сишәмбе

15 нче июль көнне кич җитеп, көтү кайтып,кояш баегач, Килдебәк авылы халкы капка төбенә борынгыча итеп кич утырырга җыелды. Гасырлар узса да, искерми торган җырлар яңгырады, бала - чагасы, әби- бабае, апа- абыйлар- барсы да гармун моңына кушылдылар. "Курше- фест" фестивале кысаларында үткәрелгән " Капка төбендә кич утыру" исеме астындагы бу күренеш авыл халкына зур бәйрәм булды. Апалар яшьлекләрен искә төшерделәр, кемнәрдер яулык астыннан яшьләрен чылатты.Олы Арташ авылы клубы мөдире ярдәме белән оешкан  бәйрәм искиткеч дәрәҗәдә узып, алга таба бу йоланы дәвам итәрбез дип сүз куештык.

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International