18 июльдә Килдебәк авыл мәдәният йорты мөдире балалар һәм яшүсмерләр өчен ачык һавада мавыктыргыч конкурс-уен программасы оештырды. ""Помогай нам, солнышко, крепнуть и расти»" " чарасы үзендә спорт дәрте, файдалы белемнәр һәм позитив диңгезен берләштерде. Малайлар белән футбол уены уйнадык.
Чара җәйге чорда балаларның сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру һәм имин буш вакытын уздыру кысаларында узды. Программа тәмамлангач, анда катнашучыларның барысы кәеф күтәренкелеге алды.