2 августта балалар өчен «Планетаны кулың белән капла»дигән экология сәгате үтте. Чара барышында балалар экологиянең нәрсә икәнен, табигатьне ничек сакларга кирәклеген, кешенең әйләнә – тирә мохиткә нинди йогынты ясавын һәм уртак йортыбызны-Җир планетасын саклап калу өчен нәрсә эшләргә кирәклеген белделәр. Балалар экологик кагыйдәләр белән таныштылар.