23 июльдә Килдебәк мәдәният йорты мөдире Бөтендөнья китлар һәм дельфиннар көне кысаларында балалар өчен океаннарның һәм диңгезләрнең иң зур яшәүчеләре турында танып-белү программасы үткәрде. Балалар су асты хайваннар дөньясының иң кызыклы вәкилләре - китлар һәм дельфиннар белән танышу өчен диңгез һәм океаннар буйлап гаҗәеп сәяхәткә киттеләр.
Балалар бу уникаль балыклар турында күп кенә яңа һәм кызыклы фактлар белделәр, дельфиннар белән шәхси очрашудан алган тәэсирләре белән уртаклаштылар, шулай ук табышмаклары чиштеләр.