16 июльдә Килдебәк мәдәният йорты мөдире балалар белән Светофорда кунакта булып ,танып белү сәгате үткәрде".
Куркынычсызлык нәрсә ул? Бу үзеңне нинди дә булса куркынычтан сакларга, сак, игътибарлы булырга, билгеләнгән кагыйдәләрне төгәл үтәргә, ягъни үзеңне куркынычтан сакларга дигән сүз. Ә хәрәкәт кагыйдәләрен өйрәнергә һәм белергә кирәк, үз тормышыңны куркыныч астына куймау һәм транспорт хәрәкәтенә комачауламау өчен. Болар турында бүгенге чарада сөйләштеләр, юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр. Чара ахырында балалар "Азбука җәяүле" викторинасы сорауларына җавап бирделәр, "Ярый", "Ярамый" уенында уйнадылар.