20 апрель көнне, танылган әдәбият белгече, язучы, драматург, галим , тәнкыйтьче Ибраһим Нуруллинның юбилеена багышлап, Юлбат мәдәният йортында «Балачак хатирәләре»-әдәби сәгате уздырылды. И .Нуруллин ХХ гасыр башы татар әдәбияты тарихы буенча таныклы белгеч буларак билгеле. И.Нуруллин гомере буе Г. Тукай иҗатын өйрәнә һәм пропагандалый. Ул Мәскәүдә (1977) һәм Казанда Габдулла Тукай (1979) рус һәм татар телләрендә басылган «Тукай» документаль-сәнгать романын иҗат итә. Халык шагыйре Г. Тукай турында китаплары өчен 1982 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге премиясына лаек була. И.Нуруллин тырышлыгы белән Фатих Әмирхан, Шәриф Камал, Галимҗан Ибраһимов, Гаяз Исхакый кебек татар әдәбиятының шәхесләре һәрьяклап өйрәнелде. Чарада катнашучылар әдәбият аша галимнең тормышы һәм иҗаты, аның турында туганнарының,якыннарының истәлекләре белән таныштылар.