"Күңелләр сафланадыр Иман белән" - вәгазь кичәсе, ифтар ашы.

2023 елның 18 апреле, сишәмбе

Татарстан республикасындп  милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында, изге Рамазан ае уңаеннан, 17 апрельдә Керәнне  авыл клубында Мичән авыл китапханәсе белән берлектә,  «Күңелләр сафланадыр Иман белән” дип исемләнгән ифтар мәҗлесе  уздырылды. Чарада 30 кеше катнашты. Ифтар мәҗлесенә,  махсус хәрби операцияда катнашучы Илмирның әти-әнисе, авылдашларыбыз  Гыймадиевлар чакырылган иде. Ифтар кунагы, хәзрәт  Алмаз Галимҗанов Коръәннән вәгазьләр, аятьләр укыды,  авыз ачканнан  соң җәмәгать белән ахшам намазы укылды. Барлык катнашучылар бергәләп тынычлык сорап, динебезне алга җибәрү өчен көч куйган мөселманнарның эшләре алга баруын, махсус хәрби операциядә катнашучыларга сәламәтлек һәм озын гомер сорап дога кылдылар.  Мичән авыл китапханәсе мөдире катнашучыларга "Ислам - яшәү рәвеше" дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим итте һәм китапларга җентекле күзәтү үткәрде. Бүгенге очрашудан күп файдалы мәглумат туплаган  барлык катнашучылар,  ифтарны  оештыручыларга рәхмәтләрен  белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International