Туган тел-ул байлык, аңа сакчыл һәм хөрмәт белән карарга, сөйләмне тупас һәм мәгънәсез сүзләр белән тутырмаска һәм башка халыкларның телен хөрмәт итәргә кирәк. Һәм шуны истә тотарга кирәк: һәр кеше өчен ул сөйләшкән тел мөһим, чөнки үз телен белү һәм башкаларга карата хөрмәт кешеләрне акыллырак, игелеклерәк, мәдәниятлерәк итә. Татарстанда милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында 18 апрельдә Туктар авыл китапханәсе клуб белән берлектә «Туган тел – минем байлыгым»дигән мәгълүмат сәгате үткәрде. Чарада катнашучылар туган телнең һәр шәхеснең әхлакый, рухи үсешендә әһәмияте, дөньяның төрле телләренең күптөрлелеге турында таныштылар. Укучылар белән Туган тел турында шигырьләр укыганнар, табышмаклар чишкәннәр.