«Билгесез сугыш битләре» дип исемләнгән әдәби сәгать

2023 елның 15 апреле, шимбә

11 апрель көнне бөтен дөньяда Халыкара фашист концлагерьларыннан тоткыннарны азат итү көне билгеләнеп үтелде.

 15 апрель көнне Юлбат мәдәният йорты мөдире, «Сугыш хатын-кыз өчен түгел» проекты кысаларында, «Билгесез сугыш битләре» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде, хатын-кызлар концлагерьлары турында сөйләшү оештырылды, бу хакта видеоматериаллар карадылар.

 Сугыш вакытында билгеле булган күп кенә лагерьларда хатын-кызлар өчен махсус бүлекләр бар иде. Икенче бөтендөнья сугышы вакытында хатын-кызлар концлагерьларының кайгылы тарихы, иң куркыныч лагерь – Освенцим.

   Бу вакыйгалар безнең өчен күптән үткән кебек тоелса да , фашист тоткыннары дәһшәте аша узган кешеләр өчен алай түгел. Бу кешеләрнең биографияләре-яшь буын өчен чын батырлык дәресләре. Сугыш бетте, әмма дистәләрчә елдан соң да, сугыш китергән барлык яраларны дәвалап булмый. Фашистларның үлем лагерьларында эшләүчеләрнең тормышын аңлау кыен. Мондый лагерьларның тоткыннары хатын-кызлар һәм балалар булуын аңлау тагын да кыенрак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International