9 майда бөтен ил халкыбызның фашист Германиясен Җиңүенең 78 еллыгын билгеләп үтәчәк. Җиңү бәйрәмен тою һәркем өчен мөһим . Бу көнне, 9 Май алдыннан, без илебез азатлыгы өчен башын салган бабаларыбызны искә алабыз. 8 майда Керәнне авыл клубы хезмәткәрләре «Георгий тасмасы» акциясенә кушылдылар. Клуб мөдире авылдашларына Георгий тасмаларын тапшырды һәм Бөек Җиңү бәйрәме белән котлады. Акциядә катнашучылар зиратта булдылар, сугышта катнашкан авылдашларыбызның каберләренә тасмалар беркеттеләр, Ватаныбызны яклап көрәшкәннәрне бер минут тынлык белән искә алдылар.
9 майда Керәнне авыл клубы каршындагы мәйданда Җиңү көненә багышланган асфальтта балалар рәсемнәренә конкурс узды. Конкурс балаларда патриотик аң формалаштыру, үз Ватаның өчен горурлык тәрбияләү максатыннан үткәрелде. Дустанә мөнәсәбәт һәм кояшлы көн балаларның актив иҗатына һәм якты рәсемнәр тудыруга ярдәм итте. Балалар төрле төстәге акбурлар белән рәсемнәр ясадылар. Тиз арада соры асфальт салават күпере төсләре белән уйнады. Конкурста катнашучылар үзләренең рәсемнәре белән мәйданчыкны балалар хыялы дөньясына әйләндерделәр. Өлкәннәрне үз балаларының бәхете һәм Җирдә тынычлыкны саклау турында уйланырга мәҗбүр иттеләр. Конкурс тәмамланды, ә без әле озак вакыт асфальтта балаларның якты рәсемнәренә сокланачакбыз.
9 май көнне Килдебәк авыл җирлегенә кергән мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәчеләр, оешма җитәкчеләре, Бөек Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан Байлар Сабасында оештырылган, тантаналы митингта катнаштылар.
9 май көнне Килдебәк авыл җирлегенә кергән мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәчеләр, оешма җитәкчеләре, Бөек Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан Байлар Сабасында оештырылган, тантаналы митингта катнаштылар.
Югары Шытсу, Түбән Шытсу авыл мәдәният йортлары, Елыш авыл клубы, Югары Шытсу китапханәсе хезмәткәрләре Түбән Шытсу төп мәктәбе белән 8 майда Җиңү көненә оештырган митинг – концерт "Җиңү һәрберебезнең күңелендә яши" дип аталды. Бәйрәмгә тыл ветераннары, сугыш чоры балалары чакырылган иде, шулай ук авыл халкы да җыелды. Катнашучыларны Җиңү көне белән Шытсу авыл җирлеге башлыгы Мәүлетов Б.М., район администрациясеннән килгән вәкил – Саба муниципаль районының милек һәм җир палатасы рәисе Галиуллин А.М. котлады. Шулай ук Түбән Шытсу авылы имамы да үзенең изге теләкләрен җиткерде. Укучылар, мәдәният хезмәткәрләре, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар башкарган сугыш чоры, безнең заманның тынычлык, дуслык турындагы җырлары, шигырьләр беркемне дә битараф калдырмады. Сугыш кырында ятып калган авылдашлар һәм тыл ветераннары һәйкәлләренә чәчәкләр, веноклар салынды.
9 май көнне Керәнне авыл клубында Мичан авыл китапханәсе белән берлектә “Утлы еллар кайтавазы” дип исемләнгән әдәби сәгать оештырылды. Сугыш турында китаплар… Аларда хакыйкать, хәтер, авыр хәтирәләр. Ул китаплар безгә “Онытмагыз!”- дип әйтәләр кебек. Китапханәче Фирдәүс Ясавиевна укучылар игътибарына китап күргәзмәсе тәкъдим итте һәм җентекле күзәтү үткәрде. "Сугыш турында китаплар уку җиңел түгел. Күпләр андый китапларны укый алмаска да мөмкин. Кызгану хисе, йөрәккә якын алу, геройларның кичерешләрен үз йөрәгең аша уздыру – чынлап та кемгәдер авыр », - диде китапханәче. Белгеч тәкъдим иткән китаплар укучылар арасында зур кызыксыну уятты. Барлык укучылар да өйләренә укырга китаплар алдылар. Нәкъ менә шундый китаплар аша гына без җиңүнең бәясен, бүгенге якты көннәрнең кадерен белергә өйрәнәбез.
Быел илебез Бөек Җиңү бәйрәмен 78 нче кат каршы алды. Җиңү көне безгә бик якын, кадерле. Бәйрәм уңаеннан 9 май көнне Иләбәр авылында урнашкан обелиск янында Иләбәр авыл клубы, Өтернәс авыл клубы һәм Иләбәр авыл китапханәсе хезмәткәрләре “Җиңү язы яши йөрәкләрдә” дип исемләнгән митинг уздырдылар.Чарада районнан кунаклар, җитәкчеләр, тыл ветераннары, сугыш чоры балалары, авылдашлар, Иләбәр “Умырзая” балалар бакчасы хезмәткәрләре катнашты.
9 май көнне Юлбат мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәчел, Тенеки, Йосыф-Алан авыл клубы мөдирләре, авыл җирлегенә кергән оешма җитәкчеләре, Бөек Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан Байлар Сабасында оештырылган, тантаналы митингта катнаштылар.
9 майда Юлбат СДК , китапханә, Тенекеев һәм Йосыф-Алан СК хезмәткәрләре Юлбат СП бюджет оешмалары җитәкчеләре Бөек Җиңүнең 78 еллыгы хөрмәтенә Байлар Сабасы шәһәрчегендә узган тантаналы митингта катнаштылар.
9 Май алдыннан бөтен ил буенча Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган масштаблы чаралар уза. Аларның берсе 1 майдан 9 майга кадәр уздырыла торган "Җиңү тәрәзәләре" Бөтенроссия патриотик акциясе булды.6 майда Тимершык мәдәният йорты хезмәткәрләре дә бу акцияләрдә катнашты, мәдәният йортының тәрәзәләре Җиңү символлары белән бизәлде. Бизәлгән якты тәрәзәләргә карап, кәеф күтәрелә, үз илең өчен горурлык хис туа, Бөек Җиңү көне бәйрәме якынлашуы сизелә!