10 май көнне Керәнне авыл клубы мөдире герой-шәһәрләргә багышланган патриотик батырлык дәресе оештырды. Балалар солдатлар гына түгел, ә тыныч халыкның да үз шәһәрләрен яклап көрәшкән урыннар – герой шәһәрләр белән таныштылар. «Герой-шәһәрләр» виртуаль экскурсиясе балаларга Бөек Ватан сугышы вакыйгаларының чын фаҗигасен тулырак күзалларга ярдәм итте. Герой-шәһәр исеменә 12 шәһәр һәм бер герой ныгытмасы лаек була. Чарада катнашучылар Севастополь һәм Брестның ничек дошманга каршы торуы белән җентекләп таныштылар. «Севастополь оборонасы» нәфис фильмы фрагментын карап балалар ул еллардагы вакыйгаларны ачыграк күрделәр. Батырлык дәресе һәлак булган сугышчылар истәлегенә бер минут тынлык белән тәмамланды.
Бөек Ватан сугышы елларында җыр солдатларны көрәшкә өндәгән, ял вакытларында җылыткан, кайгыда юаткан, яшәргә көч биргән. Сугыш турындагы җырлар – безнең хәтер ул. Ул җырлар буыннан буынга күчәләр, халыкның батырлыгы турында искә төшерәләр. 9 Май көнне Югары Шытсу мәдәният йортында шул турыда сүз барды. Мәдәният хезмәткәрләре балалар белән бергә “Җиңү җырлары” акциясенә кушылдылар. Алар сугыш чоры җырларын башкарып, видеоларны билгеле хештеглар белән социаль челтәргә урнаштырдылар. Җиңү җырлары илебезнең барлык почмакларында яңгырасын өчен, эстафетаны дусларына тапшырдылар. Сугыш чоры җырларын башкару совет халкының нинди батырлыклар эшләгәнен истән чыгармаска бер адым булып тора.
10 майда Туктар авыл клубы китапханә белән берлектә яшүсмерләр белән "кеше һәм хезмәт"темасына әңгәмә үткәрде.Балалар үзләренең планнары һәм киләчәк һөнәрләре турында сөйләделәр.Барлык һөнәрләрнең дә яхшы булуы турында халыкта ничек сөйләшергә икәнен сайла.
9 май көнне 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Иштуган мәдәният йорты һәм китапханәсе белгечләре «Җиңү шәме» Бөтенроссия акциясенә кушылдылар, Бөек Ватан сугышы геройларын хөрмәтләделәр, сугышкан, исән калган, илне торгызган кешеләрне искә алдылар. Елдан-ел бу кешеләр саны кими бара. Алар китәләр. Бүгенге көндә аларга күп нәрсә кирәкми-һәркайсының үз гомерен корбан итеп, башкаларның яшәве өчен башкарган бөек батырлыгын истә тотарга, онытмаска. Һәр кеше акциягә ярдәм итә ала, һәр гаиләдә бу көнне Ватан өчен үз гомерләрен биргән геройларга рәхмәт әйтелсен. Чарада катнашучылар шул дәһшәтле сугыштан кайтмаган барлык кешеләрне бер минут тынлык белән искә алдылар. Аннан соң Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган ватандашларыбыз турында кайгы һәм мәңгелек хәтер символы буларак шәмнәр кабынды. Без сугыштан кайтмаган ватандашларыбызның якты хәтере алдында баш иябез.
9 май көнне Җиңү паркында Бөек Ватан сугышында фашист Германиясен Җиңүнең 78-еллыгына багышланган «Птица счастья» дигән бәйрәм концерты узды. Котлау сүзе белән авыл җирлеге башлыгы А.Н.Гәрәев чыгыш ясады. Соңыннан матур концерт номерлары белән мәдәният йорты хезмәткәрләре, Шәмәрдән мәдәният йорты каршындагы сәнгать үзешчәнлегендә катнашучылар, Мичанбаш клуб мөдире А.Б.Гаврилова һәм Олыяз клуб мөдире Р.К.Закирова. «Акварель» халык бию төркеме тамашачыларны үзенең заманча яңа биюләре белән сөендерде. Шулай ук бәйрәм барышында кыр кухнясы оештырылды, анда барлык теләүчеләрне «фронт кашысы» авыз итәргә чакырдылар. Чара бәйрәм салюты белән тәмамланды.
8 май көнне Шәмәрдән авылының Җиңү паркында Бөек Ватан сугышында фашист Германиясен Җиңүнең 78-еллыгына багышланган «Күз яше ачы була» тантаналы парад-митингы узды. Бәйрәм чарасы Җиңү паркында агачлар утыртудан башланды. Аннары авыл предприятиеләре парады белән «Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исемендәге Шәмәрдән балалар сәнгать мәктәбе укытучысы А.А. Фәтхуллин җитәкчелегендәге тынлы оркестр «Походный марш» барабанчылары чыгышы белән башланып китте. Митингта шул куркыныч вакыт турында тирән сүзләр әйтелде, Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре үзешчән сәнгать катнашучылары һәм модель китапханәсе хезмәткәре Л.Д.Мөхәммәтҗанова белән берлектә «Эхо из прошлого» спектаклен, «Узники войны» композициясе белән «Акварель» халык бию төркеме чыгыш ясады. Шәмәрдән мәдәният йорты белгечләре башкаруында «Туман» җыры яңгырады. Котлау сүзе белән Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Р.Р.Закирҗанов, Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы А.Н.Гәрәев чыгыш ясады. Ватан азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен сугышта һәлак булган Совет сугышчылары, партизаннары һәм подпольщикларының якты истәлеге алдында башларын иеп, бер минут тынлык игълан ителде. Митинг һәйкәлгә чәчәкләр салу һәм Бөек Ватан сугышы геройлары һәм тыл ветераннары истәлегенә хөрмәт күрсәтү белән дәвам итте. Чара бәйрәм салюты белән тәмамланды.
9 майда Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре Бөек Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан Байлар Сабасы бистәсендә узган тантаналы митингта катнаштылар.
Һәр ел саен 9 май көнне илебез сугышның куркыныч елларын искә ала, һәлак булган геройларны хөрмәтли. 78 ел узса да, төрле буын кешеләренең хәтерендә ул вакытлар һаман саклана.. Бөек Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан Байлар Сабасы бистәсендә узган тантаналы митингта Олы Нырты авыл җирлегенә кергән оешмалар, мәдәният хезмәткәрләре, мәктәпкәчә белем бирү оешмалары җитәкчеләре катнашты. Митингта Ватанны саклаган сугышчыларны хөрмәтләү, һәлак булган геройлар һәйкәленә чәчәкләр салу һәм Бөек Ватан сугышының ветераннарына хөрмәт күрсәтү өчен үткәрелә. Дистә еллар дәвамында ,Җиңү көне 9 май Россиядә иң дулкынландыргыч, иң күңелле бәйрәм булып кала. Һәр ел саен май көннәрендә халкыбыз сугышның куркыныч елларын искә ала, һәлак булган сугышчыларны хөрмәтли.Без үз тарихыбызны һәм геройларыбызны онытмаска тиеш. Без сезнең белән горурланабыз!
9 майда Эзмә, Олыяз мәдәният йортлары, Отернәс авыл клубы, Пукәл авыл китапханәсе мөдирләре һәм Эзмә авыл советына кергән оешма җитәкчеләре Бөек Җиңүнең 78 еллыгы хөрмәтенә багышланган Байлар Сабасы шәһәрчегендә узган тантаналы митингта катнаштылар.
Үзенә тормыш бүләк иткәннәрне хәтерләгән халык яши, дигән сүз. 2023 елда “Үлемсез полк” төрле форматта үткәрелә. Бөтенроссия “Хәтер стенасы” акциясе – Бөтенроссия “Үлемсез полк” акциясенең яңа бер төре. Бу чараның уникальлеге шунда, теләгән һәркем, үзенең батырларын искә төшереп, катнаша ала. Югары Шытсу мәдәният йортында “Хәтер стенасы” акциясе үтте. Балалар белән аларның Бөек Ватан сугышында катнашкан бабаларының, туганнарының портретларын стенага беркеттек.