10 май көнне Керәнне авыл клубы мөдире герой-шәһәрләргә багышланган патриотик батырлык дәресе оештырды. Балалар солдатлар гына түгел, ә тыныч халыкның да үз шәһәрләрен яклап көрәшкән урыннар – герой шәһәрләр белән таныштылар. «Герой-шәһәрләр» виртуаль экскурсиясе балаларга Бөек Ватан сугышы вакыйгаларының чын фаҗигасен тулырак күзалларга ярдәм итте. Герой-шәһәр исеменә 12 шәһәр һәм бер герой ныгытмасы лаек була. Чарада катнашучылар Севастополь һәм Брестның ничек дошманга каршы торуы белән җентекләп таныштылар. «Севастополь оборонасы» нәфис фильмы фрагментын карап балалар ул еллардагы вакыйгаларны ачыграк күрделәр. Батырлык дәресе һәлак булган сугышчылар истәлегенә бер минут тынлык белән тәмамланды.