9 майда бөтен ил халкыбызның фашист Германиясен Җиңүенең 78 еллыгын билгеләп үтәчәк. Җиңү бәйрәмен тою һәркем өчен мөһим . Бу көнне, 9 Май алдыннан, без илебез азатлыгы өчен башын салган бабаларыбызны искә алабыз. 8 майда Керәнне авыл клубы хезмәткәрләре «Георгий тасмасы» акциясенә кушылдылар. Клуб мөдире авылдашларына Георгий тасмаларын тапшырды һәм Бөек Җиңү бәйрәме белән котлады. Акциядә катнашучылар зиратта булдылар, сугышта катнашкан авылдашларыбызның каберләренә тасмалар беркеттеләр, Ватаныбызны яклап көрәшкәннәрне бер минут тынлык белән искә алдылар.